Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиблар бер хатынның эчендә металл кыстыргыч онытып калдырган

Табиблар бер хатынның эчендә металл кыстыргыч онытып калдырган

news_top_970_100
Табиблар бер хатынның эчендә металл кыстыргыч онытып калдырган

Һиндстанның Хайдарабад шәһәрендә яшәүче 33 яшьлек хатынның эче өч ай дәвамында авырткан. Рентген ярдәмендә тикшергәннән соң, хатынның эчендә медицина коралы булуы күренә. Бу турыда «Вести. Медицина» сайты хәбәр итте. 

Узган елның ноябрь аенда бу хатынның корсагындагы бүсерен алу өчен операция ясаганнар. Операциядән соң өч көннән аның эче авырта тотына. Табиблар авыртуны баса торган дарулар эчәргә куша. Дару ярдәм итми, авырту көчәя.

Авыртуга чыдый алмаган хатын бүсерне алган табибларга мөрәҗәгать итә. Рентген аша карагач, аның эчендә хирургик кыстыргыч булуы ачыклана. Операция вакытында табиблар хатынның эчендә медицина коралын онытып калдырган. Бу корал хатынның ашказанына терәлеп торган. Табиблар кабат операция ясап, хатын эченнән чит предметны ала. Хәзер хатын үзен яхшы хис итә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Авыруның туганнары фикеренчә, табиблар коралны махсус калдырган. Шуңа күрә туганнары хастаханә каршында җыелышкан. Алар табибларны җәзага тартуны таләп итә. Хастаханә җитәкчесе сүзләренчә, бүсерне алу өчен беренче тапкыр операция ясаган табибларның исеме билгеле. Алар өчәү булган.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләр бара. Табибларның һәрберсенең гаебе ачыкланачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100