Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиблар баланың сөяк җәрәхәтләгән күзен саклап калу өчен өч сәгатьтән артык көрәшкән

Бәхетсезлек очрагы уен вакытында килеп чыга. Кечкенә сеңлесе апасына сөяк белән тотып ата, аның очы баланың күзенә кадала.

news_top_970_100
Табиблар баланың сөяк җәрәхәтләгән күзен саклап калу өчен өч сәгатьтән артык көрәшкән
https://www.instagram.com/drkb_kazan/

Татарстаның Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары бер баланың күзен саклап калу өчен өч сәгатьтән артык көрәшкән. Бу хакта хастаханәнең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итәләр. 

«Җәрәхәт бик җитди иде. Баланың күз алмасын саклап калу өчен операция 3 сәгатьтән артык барды. Очлы предмет күзнең мөгезкатламы һәм агына зыян китергән», — дип сөйләгән табиб-офтальмолог Илнур Зимнуров.

Бәхетсезлек очрагы уен вакытында килеп чыга. Кечкенә сеңлесе апасына сөяк тотып ата, аның очлы өлеше баланың күзенә тия. Бала сөякне үзе тартып чыгарып, күз алмасына баса һәм күзенә тагын да ныграк зыян сала, күзнең структурасы тулысынча җимерелә. 

Офтальмологларга баланың күзен «яңадан җыярга» туры килә. Илнур Зимнуров катлаулы булса да, операциянең уңышлы узуын билгеләп үткән.

Табиблар баланың киләчәктә күрә алу мөмкинлеге булуын ачыклаган. Бала тернәкләндерү процедуралары узган вакытта табиблар Мәскәү шәһәрендәге хезмәттәшләре белән элемтәгә кереп, дәвалауның алдагы тактикасын билгеләгән. Ә тагын ике атнадан Мәскәү табиблары балага яңа мөгезкатлавы күчереп утырткан. Алар Казан табиблары белән даими элемтәдә тора. 

«Баланың киләчәктә күрү-күрмәвен алдан фаразлау авыр, әмма өмет бар. Беренче чиратта әлеге нәтиҗәгә һәр якның да тиз һәм һөнәри төгәллек белән эшләве нәтиҗәсендә ирешеп булды. Әти-әниләренең дөрес мөнәсәбәте дә балага һәм безгә бик ярдәм итте. Алар табибларның күрсәтмәләрен төгәл үтәп, безгә эшләргә комачаулык ясамады», — дип сөйләгән Илнур Зимнуров. 

Мөгезкатлавын күчереп утыркач, баланы хастаханәдән чыгарганнар. Ул аз гына күрә дә башлаган инде. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100