«Табиблар баладан баш тартырга була дигәч, җиңел сулап куйдым» - берничә әни тарихы
Кайвакыт сайлау алдында калу коточкыч газаплы була. Һәркем өметсезлеккә бирелеп, күңел газаплары белән күзгә-күз упкын читендә калырга мөмкин.
Безнең язма геройлары булган хатын-кызларга үз балаларыннан баш тартырга туры килгән. Ләкин безнең аларны гаепләргә дә хакыбыз юк. Чөнки беребез дә алар хәлендә калмаган.
«Улыңны үлде дип уйла, диделәр…»
Әлфия, 40 яшь:
Мин аны әле дә оныта алмыйм. Әйе, акылым белән барысын да аңлыйм, әмма кайвакыт төннәрен түшәмгә карап катам да күз яшьләрен йотам. Мин 15 ел элек улым туу белән аннан баш тарттым. Ул вакытта мин шук-шаян ике яшьлек кызчыкның бик бәхетле әнисе идем, әни булу миңа бик ошый иде. Баламның исе, елмаюлары, сырлы-сырлы куллары, аяклары… Кызымны баш очыннан аяк очларына кадәр үбеп чыга идем. Икенче балам белән йөкле булуымны белгәч, бәхеттән очып йөрдем. Бик җиңел күтәрдем, зәңгәрсу ползункилар, башлыклар сатып алдым.
Ә соңыннан без коточкыч авариягә очрадык. Безнең машинада фура килеп бәрелде, аның шоферы йоклап киткән иде. Мин бер атна комада ятканмын. Күзләремне ачкач, мине алда нәрсә көтәчәген сөйләделәр. Ирем авария урынында ук үлгән. Минем умырткама зыян килгән булган — шул вакыттан бирле мин инвалид коляскасында, аякка баса алмадым. Ә җиде айлык сабыем белән нәрсә булуын сорарга да курыктым. Ләкин буласы булган инде. Балам исән калган — миңа ашыгыч рәвештә кесерев кисеме ясаганнар… Әмма баламның баш мие ирем белән, минем аякларым, минем җанымның бер өлеше белән бергә үлде…
Ул вакытта бер генә теләгем бар иде — күзләрне йомарга да, башка беркайчан да ачмаска…
Минем өзелеп көткән сабыем гомерлеккә урын өстендә калачак, ул кашык тотып ашый да, сөйләшә дә, апасы белән уйный да алмаячак. Болар миңа барысы да куркыныч төш кебек тоелды.
Яныма кызым һәм әнием килгәч, яныма кергән табиб бик аз сүзле иде. «Хәзер өеңә кайтасың да шушы ике яшьлек балаңны тәрбияләргә өйрәнәсең. Кабат йөреп китә алуың икеле, әллә нинди хыялларга бирелеп ятма. Бирешсәң, олы кызың әнисез калачак, аның хәзер әтисе дә юк. Улыңны тарта алмаячаксың — бу мөмкин түгел. Аны үлде дип уйла. Син бөтен көчеңне һәм вакытыңны әрәм итәчәк буш куык кына ул хәзер. Синең вакытың да, көчең дә юк», — диде ул.
Кызым кулларымны кысып тотты. Әнием кочаклап алды. Ә мин балама «отказ» яздым.
Күрәсең, табиб дөрес әйткәндер, хәлләр чыннан да бик катлаулы иде. Я без олы кызым белән исән калабыз, яшәргә тырышабыз, я барыбыз бергә батабыз. Улымның бер генә рефлексы да юк иде: трубочка аша сулый, трубочка аша ашый, ул тулысынча трубкалар белән чорнап алынган иде. Әгәр үз-үземне карый, йөртә алсам, сабыемны өйгә алып чыга алган да булыр идем. Ә болай… Болай да сәламәтлеге какшаган, яше дә барган әниемә тагын мондый йөк тә асып куя алмый идем.
Аксыл төстәге, уймак кадәр генә гәүдәсен күрдем мин баламның, бөтен тәне укол эзләреннән күгәреп беткән иде. Пыяла артында, ап-ак бүлмәдә япа-ялгызы гына ята. Ә соңыннан мине машинага утырттылар һәм без кайтып киттек. Ничек тә тырышып-тырмашып алга таба яшәргә кирәк иде.
Исән калдык, җиңдек. Мин бухгалтер булып эшлим, кызым институтка укырга керде. Әниемнең күзләре бик начар күрә, инде сукырайды дияргә була, әмма әле яши. Хәзер картайган әниемне мин карыйм. Әмма кайвакыт яшьләрем буа. Минем җанымның бер кисәге хәзер кайда йоклый икән? Ни өчен шулай авыр һәм күңелдә бушлык?..
«Баламнан һәм мәхәббәтемнән баш тарткач, үземне шундый шакшы итеп тойдым»
Гөлнара, 41 яшь:
Балага узганда миңа 16 яшь иде. Әти-әнигә әйтергә курыктым, әмма озак яшереп йөреп булмый бит, барыбер сизелә. Алты айда корсагым бүлтәеп чыкты, ә кырыс әтием егетемне җитди сөйләшүгә чакырды. Хәер, бернинди сөйләшү дә булмады инде, әти аңа башка минем янга якын да килмәскә кушты. Юкса, балигъ булмаган баланы көчләгән өчен төрмәгә утыртабыз дип янады әти. Ул курыкты, ә кем курыкмас иде соң? Икебез дә бу баланы теләгән идек. Өйләнешергә һәм әбинең өендә яшәргә әзер идек.
Ә соңыннан әти белән әни мине үгетләргә кереште. Янап та, юмалап та карадылар. Әни гел елады да, елады, валидол эчте. Консультациядә табиблар баланы табарга тәкъдим иткәч, «Минем болай да өч балам бар, тагын дүртенче онык-бала да кирәкми миңа!» — диде. Миңа әле син яшь, бала табарга, бала чүпрәге юарга өлгерерсең, хәзер укырга кирәк, диделәр. Бу 90нчы еллар уртасы бит, ул вакытлар чыннан да бик катлаулы иде — яраткан кешемне утыртырлар дип курыктым. Бик куркынган идем, күңелемдә бушлык.
Аборт ясатырга соң иде, шуңа күрә вакытыннан алда бала табарга җибәрделәр. Миндә пиелонефрит авыруы дигән белешмә сатып алдык. Ул чорларда бөтен нәрсәне сатып алырга була иде.
Ясалма рәвештә вакыттан алда бала табуның нәрсә икәнен беләсезме? Яралгы янындагы суларны суыртып алалар, ә яралгы үлсен өчен аналыкка химик сыеклык җибәрәләр. Барысы да чын кебек — тулгак та бар, эч тә авырта, эчкә боз да куялар… Бөтенесе дә чын, баладан башка. Ә минем кызым шулкадәр көчле булды, хәтта исән туды! Срогым шактый иде, әмма җитлекми туды. Бу шулкадәр агулаулардан соң! Тугач та кычкырып җибәрде.
Мин дә акушерларның агулы карашы астында кычкырдым. Алар миңа: «Әйдә, акырма монда. Ирең алдында аягыңны аерып ятканда акырмагансың бит. Менә хәзер дә тыныңны чыгарма», — диделәр.
Әле ул вакытта исән булган кызчыгымны алып чыгып киттеләр. Ә мин тапталган, изелгән, мәсхәрәләнгән идем. Мин бит чыннан да ул егетне яраттым. Бала теләдем. Әйе, үзем дә бала гына идем һәм янымда миңа ярдәм итәрлек, терәк була алырлык, барысы да яхшы булачак дип юатырлык беркем дә юк иде.
Үземне шундый шакшы, пычрак итеп тойдым — мин үз кызымнан һәм үз мәхәббәтемнән баш тарттым. Хәзер мин дәү әни була алыр идем. Соңыннан балам белән ниләр булганын белмим. Аборттан калган «материал» исән булса, аны нишләтәләр икән? Үләргә калдыралармы? Әллә терелтергә тырышып тәрбиялиләр микән? Хәзер олы хатын-кыз буларак, баламны беркайчан да беркемгә бирмәс идем. Ә ул чакта… Өйгә генә кайтасым килде. Бик-бик арыган, талчыккан идем.
Ә аннан соңгы елларда минем «башым китте». Мин чынлап та, хәтта бөтенләй таныш булмаган ир-атларга да «аягымны аера» башладым. Әмма университетка кердем, укып чыктым. Олы кызымны 27 яшьтә таптым. Аннан соң төрле ир-атлардан өч бала таптым. Хәзер дүрт балам булгач кына аңладым, ул вакытта мин ярату, мәхәббәт эзләгәнмен икән. Бик көлке һәм пафослы яңгырыйдыр инде. Әмма мин үземне тулысынча, нинди бар шундый итеп ярата алырлык кеше эзләдем. Беркайчан да беркемнән дә мине куркытмый, мине сатмый торган кеше эзләдем.
Ә теге егетем белән, әлбәттә, аерылыштык инде. Хәзер бик сирәк кенә күрешәбез, аның да өч баласы бар инде. Бәлки ул вакытта ахырга кадәр көрәшергә, тырышырга-тырмашырга, качып китәргә кирәк булгандыр. Шулай иткән булсак, хәзер тормышыбыз ничек булыр иде икән? Бәлки барысы да искиткеч яхшы булыр иде. Ә бәлки юк.
Мин шуны гына беләм: миңа хәзер дә бик авыр һәм теге егеткә дә бик авыр.
Әгәр минем олы кызым балага узса, мин аның яклы булачакмын. Бернигә, беркемгә карамастан. Мин аны сатмаячакмын, ташламаячакмын. Һәрхәлдә, хәзер балалар контрацепция турында барысын да белә инде. Кайвакыт бу хәлне онытыр өчен уллыкка яки кызлыкка бала алырга кирәк дип тә уйлыйм. Бәлки кайчан да булса тәвәккәлләрмен.
«Ул баланы әле дә беркем дә уллыкка алмаган, кайда икәнен беләм»
Миләүшә, 25 яшь:
Мин баламнан баш тарттым, ул авыру булып туган иде. Гаиләдән чыгып котылу өчен, күңелсез булганнан балага уздым бугай мин. Ә баланың әтисе йөклелек турында белгәч, тыныч кына юкка чыкты. «Хатыным да авырлы», — дип кенә әйтте.
Эшли алмадым — бөтен нәрсәдән күңелем болганды, укшытты. Акча бетте, «снимать» итеп яшәгән фатирымнан чыгып китәргә туры килде. Ә нәрсә өчен кирәк иде ул бала? Мин ул фатирда икебез өчен әкият, тылсым иле ясаган идем, ә монда өченче кеше — артык кашык. Бөтен кеше өчен дә.
Мин шундук аборт ясатырга теләдем. Әмма минем әти-әнием дини кешеләр. Алар мине беркая да чыкмасын дип өйдә бикләп калдыралар иде.
Әти-әни мине үзләренә кабул итте, әмма гел «җилдән бала таптың» дип төрттереп тордылар.
Әле әтинең сөяркәсе бар иде, ул аның белән очрашуларга мине кечкенә вакытымнан ук алып йөртә иде. Мин кухняда мультиклар карап утырам, ә алар бүлмәгә кереп бикләнә… Кире өйгә кайтканда әти миңа пирожныйлар сатып ала һәм бу хакта әнигә берни дә әйтмәскә куша иде. Ә әни гомер бу антидепрессантлар эчте. Гаиләбез өчен нинди батырлыкка баруларын гел сөйләп тордылар. Миңа калса, аерылсалар, яхшырак та булыр иде әле. Ә монда кинәт кенә бала төшертүнең нинди зур гөнаһ икәнен исләренә төшергәннәр. Нишләп ул вакытта тыңладым мин аларны? Белмим.
Ахыр чиктә, мин икенче шәһәрдә яшәүче дус кызым янына качып киттем. Әнигә даруханәгә чыгасым бар дидем дә, автобуска утырып киттем. Ә әйберләремне баштарак шул дус кызым яшереп кенә алып чыгып киткән иде. Баланы ахырга кадәр күтәрдем һәм табарга килдем — дус кызым ярдәм итте. Мөгаен, мин ул малайны бөтенләй табасым килмәгәнгә шулай авыру булып тугандыр инде ул. Мин ул вакытта шок хәлендә калдым. Табиблар баланы калдырып чыгарга, аннан баш тартырга була дигәч, җиңел сулап куйдым. Балага мәхәббәт тә, әни назы да, әни җылысы да бирә белмим. Мин әле дә булса беркемне дә ярата белмим. Хәтта үземне дә.
Ул баланың хәзер кайда икәнен беләм. Аны беркем дә уллыкка алмаган.