Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Табиблар аны өлешләрдән җыйды": Танылган актер җитди авариягә эләккән мизгелне видеорегистратор төшереп алган

"Табиблар аны өлешләрдән җыйды": Танылган актер җитди авариягә эләккән мизгелне видеорегистратор төшереп алган

news_top_970_100
"Табиблар аны өлешләрдән җыйды": Танылган актер җитди авариягә эләккән мизгелне видеорегистратор төшереп алган
"Ты у меня одна" фильмы аша танылган актер Марк Горонок Санкт-Петербургта җитди юл һәлакәтенә очраган. Бу урыннан кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Видеорегистратор төшергән кадрларда күренгәнчә, ГАЗ "Волга" җиңел автомобиле сул якка борыла. Шул мизгелдә аңа "Опель Астра" иномаркасы килеп бәрелә. Бу машинада Марк Горонок һәм аның әнисе утыра. Кадрлар буенча фикер йөрткәндә, "Волга" машинасын йөртүче гаепле булырга охшаган, диелә хәбәрдә. 



Горонок һәм аның әнисен хастаханәгә салганнар. Алар җитди имгәнгән. Маркның баш мие травмасы булуы ачыкланган. Аның сөякләре шактый күп урыннан сынып беткән, кулы җитди имгәнгән. Табиблар аның гәүдәсен өлешләрдән җыйган. Артистның әнисенең бот сөяге, таз сөякләре сынган.

Марк Горонок "Ты у меня одна", "Все будет хорошо", "Из ада в ад", "Зал ожидания", "Сеньора", "Улицы разбитых фонарей" һәм башка фильмнарда уйнады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100