news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиблар ана карыныннан баланы чыгарып, аңа операция ясаганнар һәм яңадан тыгып куйганнар

Табиблар ана карыныннан баланы чыгарып, аңа операция ясаганнар һәм яңадан тыгып куйганнар

news_top
Табиблар ана карыныннан баланы чыгарып, аңа операция ясаганнар һәм яңадан тыгып куйганнар
Бөекбританиядә табиблар ана карыныннан баланы чыгарып, аңа операция ясаганнар һәм баланы кире тыгып куйганнар. Бу хакта Лента.ру яза.

Бөекбританиядә яшәүче Бетан Симпсонның баласы быел апрель аенда туарга тиеш. Карындагы баласына биш ай вакытта УЗИ үткәндә туачак балада патология булуы ачыклана. Хатын-кызны җентекле тикшерүгә җибәрәләр һәм табиблар баланың умыртка сөяге тарала дигән диагноз куя. Бу авыру яралгының арка мие ана карынында тиешенчә үсүенә комачаулый икән.

"Безгә ике вариант тәкъдим иттеләр - я йөклелекне өзү, ә баланы карыннан чыгарып, аңа операция ясау. Без операциягә ризалаштык", - ди Симпсон. Ананы һәм баланы тестлар һәм анализлар ярдәмендә ныклап тикшергәннәр һәм бу уникаль операцияне ясарга булганнар.

Табиблар пациенткага йөклелекнең алтынчы аенда операция ясаган. Симпсон - Бөекбританиядә мондый операцияне кичергән дүртенче хатын-кыз икән. Хирурглар баланы аның карыныннан чыгарганнар, арка миенә операция ясаганнар һәм баланы карынга кире тыгып куйганнар.

Операция уңышлы үткән. Симпсон аналарны курыкмаска өнди. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар