news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиблар 14 яшьлек кыз ашказаныннан 15 сантиметрлы кашык алган

news_top
Табиблар 14 яшьлек кыз ашказаныннан 15 сантиметрлы кашык алган
Фото: https://mz.mosreg.ru, Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы

Л.М. Рошаль исемендәге балалар клиник үзәге табиблары 14 яшьлек кыз ашказаныннан 15 сантиметрлы кашык алган. Кыз бала тамагында тыгылып калган алма кисәген кашык белән алырга маташкан, дип хәбәр итәләр Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгында. Бу хакта РИА «Новости» яза.

«Л.М. Рошаль исемендәге балалар клиник үзәгенә очраклы рәвештә кашык йоткан 14 яшьлек кыз китерәләр. Аның белән ул тамак төбендә тыгылып калган алма кисәген алырга тырышкан. Табиблар корсак куышлыгы органнарының күзәтү рентгенографиясен үткәрә һәм ашказаны проекциясендә чит әйбер булуын раслый. Кызны хирургия бүлегенә салалар», – дип хәбәр итәләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Врач-эндоскопист Дарья Степаненко операциянең 1 сәгатькә якын дәвам итүе һәм уңышлы узуы турында белдерә. Табиб сүзләренчә, чит металл әйберләр ашказанында озак калганда, организмга зур зыян килергә мөмкин. Бәхеткә, кашык кыз организмына зыян китерергә өлгермәгән. Хәзер ул үзен яхшы хис итә, һәм аны инде өенә кайтарып җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар