Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табибка хөкем карары чыккач: «Ул өенә кайтып китәчәк, ә минем улымны кайтарып булмый»

Суд 6 яшьлек баланы бәрдергән психик авыру кешегә машина йөртү таныклыгы алу өчен белешмә биргән табиб эшенә нокта куйды. Малайның әти-әнисе җәзаның реаль срогына өмет белән хөкем карарын көткән, әмма суд аны шартлы срокка хөкем иткән. Тулырак мәгълүмат «Татар-информ»ның суд залындагы репортажында.

news_top_970_100
Табибка хөкем карары чыккач: «Ул өенә кайтып китәчәк, ә минем улымны кайтарып булмый»
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Башка табиблар өчен кул куя һәм психик авыру кешегә белешмә бирә»

Казанның Совет суды табиб Мөҗип Фәттахов эшенә нокта куйды. Ул психик авыру кешегә рульгә утырырга рөхсәт иткән белешмәне законсыз биргән, ә тегесе соңыннан баланы бәрдереп үтергән. Табибны ваемсызлыкта гаепле дип таптылар, суд аңа шартлы җәза билгеләде.

2023 елның мартында «Татар-информ» коточкыч фаҗига турында хәбәр иткән иде: Алексеевск районында 6 яшьлек велосипедчы һәлак булган. 56 яшьлек «Шевроле» йөртүчесе идарә итүне башкара алмаган, тротуарга очып чыккан һәм баланы бәрдергән. Алган җәрәхәтләрдән сабый урында ук үлгән. Ул чакта малай әбисендә кунакта булган.

Фото: © ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте

Соңрак машина йөртүчедә җитди психик авыру булуы ачыкланды, закон буенча ул берничек тә машина йөртү таныклыгын алырга тиеш булмаган. Ләкин ул аларны Мөҗип Фәттахов ярдәмендә алган, чөнки табиб үз вазифаларына ваемсыз караган һәм машина йөртү таныклыгы алу өчен белешмәгә кул куйган.

«Берничә табибның булмавын аңлап, табиб-психиатр, невролог һәм офтальмолог өчен имзалар куйган. Ул ир-атта булган диагнозларны игътибарга алмаган. Аңа өстәмә тикшерү билгеләмәгән һәм башка белгечләргә җибәрмәгән», – дип хәбәр иткән судта дәүләт гаепләүчесе.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, башта машина йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылган. Ләкин аның руль артында булырга тиеш түгеллеге ачыклангач, ул психик яктан сәламәт түгел, колония урынына, аны мәҗбүри дәвалануга җибәргәннәр. Шуннан соң хокук саклаучылар психика тайпылышлары булган ир-атның ничек итеп медкомиссия узуын һәм йөртү таныклыгы алуын ачыклый башлаган.

Тикшерү медицина бәяләмәсендә имзасы торган табибка чыга. Тикшерү астына Алексеевск үзәк район хастаханәсе табибы Мөҗип Фәттахов эләккән. Әмма аның эшен Алексеевск район суды карый алмады, ике судья да «самоотдвод» алды. Шулай итеп, эш Казанның Совет судына эләгә.

«Ул табиб булып эшләвен дәвам итә, ә без улыбыз кабере өстендәге тактаны кочаклыйбыз»

Фәттахов эше буенча суд узган елның февралендә башланды. Ул вакытта үлгән сабыйның әнисе журналистларга табибның аның белән элемтәгә кермәве һәм хәтта гафу үтенергә дә омтылмавы турында сөйләде.

«Без шикаятьләрне бөтен җиргә яздык, ләкин бу ярдәм итмәде. Бу кешенең тормышында гомумән берни дә үзгәрмәгән – ул табиб булып эшләвен дәвам итә, ә без хәзер улыбызны кочакламыйбыз, ә аның каберендәге тактаны кочаклыйбыз. Ул безнең белән гафу үтенү өчен дә элемтәгә кермәде», – дип сөйләде ул чакта Ирина Әхмәтшина.

Үз чиратында Фәттахов ул вакытта гаепләүгә мөнәсәбәтне шәрехләүдән баш тарткан, ә соңрак бөтенләй дә гаепне танымавын белдергән. Үлгән баланың әти-әнисе процесста соңрак 5 млн сумлык гражданлык дәгъвасы белдергән. Судта алар, бернинди акча да аларга баланы кайтармаячак, ә табиб закон нигезендә лаеклы җәза алырга тиеш, дип ассызыкладылар.

Элегрәк «Татар-информ», гаепләү ягының адвокаты Олег Рыковка сылтама белән, 5 ел элек әлеге табибның башка җинаять эше фигуранты була язуын (ул вакытта 3 яшьлек малай һәлак булган) хәбәр иткән иде. Ул вакытта яклаучы аңа үлгән баланың гаиләсе мөрәҗәгать иткәнен сөйләде.

«Алар улларының хәле начарлануын, аның тыны кысыла башлавын сөйләделәр. Алар «ашыгыч ярдәм» чакырткан, ләкин аларга, тизрәк булсын өчен, үз машиналарында килергә тәкъдим иткәннәр. Нәтиҗәдә, алар үзләре хастаханәгә кадәр барып җиткән. «Ашыгыч ярдәм» ишегалдында торган, ул хәтта чыкмаган да. Аннары дежур врачның урында булмавы ачыкланган. Ул чагында Фәттахов дежур торган. Ул хастаханәгә килгәч, балага реанимация үткәрә, ләкин малай үлә. Малайның әтисе хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән, әмма Тикшерү комитеты, ата-ана ярдәм сорап бик соң мөрәҗәгать иткән, дигән карар кабул иткән», – дип уртаклашты Олег Рыков.

Адвокат өстәп әйткәнчә, ул вакытта малайның әти-әнисе җинаять эше кузгатуга ирешә алмаган.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Табибка шартлы хөкем карары турында ишеткәч, үлгән баланың әнисе елый башлый

Соңрак судта табибның үзенә фикер әйтергә ирек бирделәр. Ул судка, әти буларак, һәлак булган Әмирнең әти-әнисенең хәлен аңлыйм, әмма үз гаебемне танымыйм, чөнки «закон буенча эшләгдем» дип хәбәр иткән.

«Мин зыян күрүчеләргә уллары үлү сәбәпле тирән кайгы уртаклашуымны белдерәсем килә. Әти буларак, мин аларның нинди кайгы кичергәнен аңлыйм. Мин гаделлеккә ирешү теләген аңлыйм һәм аларны тулысынча хуплыйм. Бу очракта минем гаебем юк. Мин тулысынча законлы актлар һәм нигезләмәләр белән эш иттем. Гаеплеләр ачыкланыр, һәм моңа катнашы булган барлык затларга объектив бәя бирелер, дип ышанам», – диде ул.

Соңгы берничә атна җинаять эше өчен йомгаклау булды: 2 як та бәхәсләрдә чыгыш ясады һәм үз позицияләрен йомгаклады. Фәттаховның адвокаты гаепләнүченең гаебе исбатланмаганын һәм аның «аяк чалган» хезмәттәшләре корбаны булуын әйтә.

Совет суды «Фәттаховны ваемсызлыкта гаепле дип танырга һәм аны 3 елга ирегеннән мәхрүм итү билгеләргә» дип карар чыгарды – нәтиҗәдә җәзаны 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә билгеләделәр. Моннан тыш, аңа ел дәвамында сәламәтлек саклау өлкәсендә вазифалар биләүне тыйдылар. Ә һәлак булган малайның әти-әнисенең гражданлык дәгъвасын суд караусыз калдырды.

Сүз уңаеннан, фикер алышуларда прокуратура табиб өчен реаль иректән мәхрүм итүне сораган – 3 ел колония, 2,5 елга табиб вазифаларын биләү хокукыннан мәхрүм итү.

Хөкем карарын ишеткәч, мәрхүм малайның әнисе елап җибәрде.

«Бу кеше өйдә, туганнары белән калачак... монда нәрсә әйтергә мөмкин», – диде ул.

Зыян күрүчеләрнең адвокаты Олег Рыков белдергәнчә, хөкем карары белән танышканнан соң, алар хөкем карарына шикаять бирү-бирмәүләрен хәл итәчәкләр.

«Татар-информ»нан Дмитрий Шатров язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100