Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табибка мөрәҗәгать итәр алдыннан кеше кылырга тиешле өч дога

news_top_970_100
Табибка мөрәҗәгать итәр алдыннан кеше кылырга тиешле өч дога
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Кукмара мәдәрәсәсе җитәкчесе, галим Ришат Курамшин «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә табибка мөрәҗәгать итәр алдыннан кеше кылырга тиешле 3 доганы тәкъдим итте.

«Адәм баласы бу дөньяга сынау өчен яратылганга, Аллаһы Тәгалә аны төрлечә сыный. Сынауларның берсе ул – авыру. Барлык кешеләр авырый, һәм мөбарәк хәдисләрнең берсеннән билгеле булганча, һәрбер авыруны Аллаһ бар кылган, әмма шул ук хәдистә билгеләп үтелгәнчә, авыру белән бергә Аллаһы Тәгалә аның шифасын да бар иткән. Шуңа күрә дә пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм үз өммәтенә: «Авырып китсәгез – дәваланыгыз!» – дип боерган.

Бу мәсьәлә буенча Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм тагын болай дигән: «Кешеләргә бирелә торган һәрбер авырудан дәвалану мөмкинлеге бар. Фәкать картлыктан гына дәваланып булмый».

Бу хәдистән аңлашылганча, кеше ничек кенә тәнен кайгыртып тәрбияләсә дә, нәрсә генә уйлап табарга тырышса да, ул барыбер картаячак (картаюны да галимнәр үзенә күрә бер авыру дип билгелиләр). Әмма башка авырулардан (шул исәптән СПИД, ковид, онкология кебек чирләрдән дә) Аллаһы Тәгалә шифасын бар иткән. Безнең өстә – Раббыбыздан ихлас күңелдән сорый белү генә...

Әлбәттә, хәдистә билгеләп үтелгәнчә, җитди авырып китсәк, без табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ләкин мөэмин-мөселманнарга, табибка барганчы, күңеле аша Аллаһка дәшеп дога кылу хәерледер. Бу очракта һәркем үз телендә шундый 3 дога кылса яхшы була:

  • Йә Раббым! Мине караган табиб дөрес диагноз куя алсын иде...
  • Йә Раббым! Мине караган табиб авыруымны дәваларлык дарулар билгеләсен иде...
  • Йә Раббым! Табиб миңа яздырган даруларга үзеңнең олуг рәхмәтең белән хәерле шифаларыңны салсаң иде...

Әәмиин», – диелә бу текстта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100