news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Табибка күренгәннән соң хәлем тагын да начарланды» – Алия Төхвәтуллина авырый

news_top
«Табибка күренгәннән соң хәлем тагын да начарланды» – Алия Төхвәтуллина авырый
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Алия Төхвәтуллина (Карачурина) авырып киткән. Җырчы ютәлдән интегә. Дуслары оештырган мәҗлескә дә бара алмаган.

«Табибка күренеп кайтканнан соң, хәлем тагын да начарланды. Өченче көн көне буе температурам булды, урында яттым. Киңәшләр бирмәгез миңа, зинһар өчен. Авырлы вакытта дәваланырга яраган бөтен ысулларны да кулландым инде. Бу ютәлдән рухи һәм физик яктан ардым.

Кичә һәм бүген хәлем җиңеләеп киткән сыман. Гел ятып кына тормыйм, һәрхәлдә. Ютәл элеккечә үк. Сез мине югалтмасын өчен генә элемтәгә чыгам», – дип сөйләгән җырчы.

Алиянең тизрәк сәламәтләнүен теләп калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар