Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб, яңа туган балаларны бутап, сәламәт балага зыян салган

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсе Люберцы шәһәрендәге роддомда фаҗигале хәл булган. Яңа туган балаларның берсенең тәнендә кызыл таплар була (нинди авыру икәне язылмаган). Шәфкать туташы, шул балага ябыштырырга тиешле дәвалы мазьлы пластырьны сәламәт балага ябыштыра. Әнисе капельницада яту сәбәпле, моны шунда ук күрми. Соңрак сорагач, шәфкать туташы: «Шулай кирәк», – дип җавап биргән. Ә инде авыру баланың әнисе сорый башлагач, медиклар: «Тагын бер балага ябыштырырга кирәк икән, бу – кыен түгел», – дип җаваплаганнар.

Сәламәт баланың әнисе әйтүенчә, икенче көнне пластырь куйган урында химик пешү барлыкка килә, кан да күренә. Табибларга әйткәч, анда аңлаешсыз инфекция, дип язалар. Бераздан,госпитализациялиләр.

Баланың ата-анасы төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итә, экспертиза, пешүнең сәбәбе мазьдан, дигән нәтиҗә ясый.

Роддомда ата-анадан гафу үтенгәннәр һәм, килешү тәкъдим итеп, хастаханәгә бушлай беркетелү тәкъдим итәләр. Шунысы кызык – беркетү бушлай эшләнелә.

Шәфкать туташын тиз генә эштән җибәргәннәр, ә балага нинди мазь сылаганнарын әйтмәгәннәр. Хәзер Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

Бу хакта Мэш каналы хәбәр итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100