news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиб яман шеш барлыкка килү куркынычын арттыра торган ризыкларны атады

news_top

Гомуми практика табибы Амир Хан кайбер ризыкларны еш куллану эчәклек яман шеше белән авыру куркынычын арттыра, дип белдергән. Бу хакта «Радио 1» хәбәр итә.

Аның сүзләренә караганда, сүз колбаса, сосискалар, какланган ит һәм башка ит деликатеслары турында бара. Белгеч аңлатканча, аларны җитештергәндә нитритлар һәм башка консервантлар кулланыла.

Табиб билгеләп үткәнчә, кеше организмында бу матдәләр N-нитрозаминнарга әверелә. Алар мутация процессларын көчәйтергә сәләтле, шуңа күрә эчәклек яман шеше барлыкка килү ихтималын арттырырга мөмкин.

Хан мондый ризыкларны кулланудан тулысынча баш тарту иң яхшысы булыр иде, дип ассызыклаган. Әмма гамәлдә моны эшләү авыр, хәтта һәрвакытта да кирәкле булмаска мөмкин. Шуңа күрә табиб ирешә алырлык максатлар куярга киңәш иткән. Аерым алганда, ул ит деликатесларын атнага бер тапкырдан да ешрак ашамаска тәкъдим иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар