Табиб В гепатиты билгеләрен атады
Табиб әйтүенчә, башлангыч стадиягә специфик симптомнар булмый.
Гепатолог Чавдар Павлов нинди билгеләрнең В гепатиты авыруы турында кисәтүен аңлатты. Бу хакта «АиФ» басмасы яза.
Аның сүзләренчә, башлангыч стадиягә специфик симптомнар булмый.
Билгеләр җитди стадияләрдә генә барлыкка килә башлый. Бу корсак күләме арту яки аяклар шешенү булырга мөмкин.
Әмма В гепатиты вирусы булу-булмауны төгәл генә кан анализы тапшырып ачыклап була.
Моннан тыш, ул В гепатиты китереп чыгарырга мөмкин булган риск факторларын да атады, алар арасында симерү, диабет һәм алкоголь куллану да бар.
Павлов әйтүенчә, вируслар һәм симерү булганда алкоголь куллану бавыр зарарлануны тизләтә, ә бу үз чиратында цирроз һәм рак кебек өзлегүләр китереп чыгара.
Табиб әйтүенчә, В гепатитын йоктырган кешеләрнең күбесе авыру турында ул хроник формага әверелгәч кенә белә. Үз авыруы турында белмичә, бу кешеләр аны башкаларга да йоктырырга мөмкин.