news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиб үпкә рагыннан ничек сакланырга икәнен әйтте

news_top
Табиб үпкә рагыннан ничек сакланырга икәнен әйтте
Фото: © «Татар-информ»

Ир-атлар үпкә рагы белән хатын-кызларга караганда 6 тапкыр ешрак авырый. Шул ук вакытта соңгы 20 елда авыручыларның гомуми саны 2 тапкырдан күбрәккә арткан. Әмма башлангыч стадиядә үпкә рагы 80 процент очракта дәвалана. Кузбасс җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге табибы Татьяна Горновых бу авыртуның билгеләрен искәртте һәм профилактика турында сөйләде, дип яза «Аргументы и факты».

Үпкә рагы белән кем һәм ничек авырый?

Үпкә рагының башлангыч формаларының клиник билгеләре юк. Еш очракта авырулар башта озак кына башка чирдән дәвалана, чөнки яман шешнең беренче симптомнары сулыш системасы белән бәйле түгел. Бу – тән температурасы 37-38 градуска кадәр күтәрелү, уянганнан соң ук хәлсезлек һәм арыганлык тою, тән тиресе кычыту һәм дерматит, мускуллар көчсезләнү, шешенү, баш әйләнү, хәрәкәт итү координациясе бозылу яки сизгерлек югалу. Шеш таралгач, тутык төсендәге какырыклы ютәл, тын кысылу, кан төкерү һәм авырту барлыкка килә.

Үпкә рагы белән авыру куркынычы янауның төп факторы – тәмәке тарту. Авыру очракларының 70-95 проценты тартуга бәйле. Тартучылар арасында онкология килеп чыгу куркынычы 10 тапкырга югарырак. Икенче урында – эш урынындагы шартлар. Шулай ук гаиләсендә бу төр яман шеш белән авыручылар булган кешеләр дә куркыныч төркеменә керә.

Үпкә рагы килеп чыгуга ничек юл куймаска?

  • Тәмәке тартмагыз һәм тартучылар янында тормаска тырышыгыз. Тәмәке тарту стажы нинди булуга карамастан, тәмәкене ташлау киләчәктә яман шеш килеп чыгу куркынычын киметә.
  • Һөнәрегез белән бәйле куркыныч факторы булган очракта, иминлек техникасын үтәгез.
  • Иммунитетыгызны ныгытыгыз, саф һавада ешрак йөрегез, күбрәк хәрәкәтләнегез һәм организмны чыныктырыгыз.
  • Бронхлар-үпкә системасы йогышлы авыруларын вакытында дәвалагыз, хроник авырулар барлыкка килүгә юл куймаска тырышыгыз. Вакцинация ясатыгыз.
  • Дарулар һәм витаминнарны табиб кушуы буенча гына эчегез.
  • Дөрес тукланыгыз, тән авырлыгын контрольдә тотыгыз, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм физик активлык белән шөгыльләнергә тырышыгыз.
  • Организмның торышын контрольдә тотыгыз, аның сигналларына игътибарлы булыгыз.

Үпкә рагын профилактикалау өчен шулай ук даими тикшерүләр узарга кирәк. Бу – онкологияне иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итәчәк. Куркыныч төркемендә булучы һәрбер кеше медицина тикшерүләрен узып торырга тиеш.

Флюорографиядән булса да башларга кирәк, ләкин үпкә рентгенын ясату яхшырак булачак. Флюорография онкология авыруларын иртә стадиядә күрсәтми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар