Гадәти йөкләнешләр вакытында тын кысылса, аяклар шешенсә һәм кан басымы югары булса, кардиологка күренергә кирәк. Бу хакта РИА Новостига Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы, Чазов исемендәге кардиология үзәге генераль директоры Сергей Бойцов сөйләгән.
«Элек җиңел бирелгән йөкләнешләр вакытында, мәсәлән баскычтан менгәндә тын кысыла башласа, кардиологка яки терапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дигән Сергей Бойцов.
Шулай ук аяклар шешенү, йөрәк эшчәнлегендә өзеклекләр килеп чыгу һәм кан басымы югары булу да табибка бар өчен сәбәп, дип өстәгән ул.