Табиб-иммунолог, аллерголог Владимир Болибок белдергәнчә, төнге сменаларда эшләү сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый. Бу турыда «Радио1» яза.
Аның сүзләренчә, төнлә эшләү иммунитетны көйләү механизмын боза, шулай ук мелатонин һәм кортизол бүленеп чыгу вакытын үзгәртә. Моннан тыш, организмда NK-күзәнәкләр — табигый «киллерлар» активлыгы кими.
«Болар — вирусларга һәм ракның башлангыч стадияләренә каршы беренче саклану сызыгының иң мөһим күзәнәкләре. Ике-өч елдан артык төнге сменада эшләүчеләрдә NK-күзәнәкләр активлыгы көндез эшләүчеләр белән чагыштырганда 20–40%ка кими», — дип аңлаткан табиб.
Аның әйтүенчә, төнге сменада эшләүчеләр грипп, ОРВИ белән ешрак һәм катлауланулар белән авырый. Шулай ук җитдирәк авырулар да барлыкка килергә мөмкин.
Куркынычны киметү өчен табиб көндез караңгы бүлмәдә йокларга, мелатонин кабул итәргә һәм даими рәвештә медицина тикшерүе узарга киңәш иткән.