news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиб шикәрне алмаштыручы продуктларның организмга зыянын аңлатты

news_top

Шикәрне алмаштыручы продуктлар (сахарозаменитель) никадәр генә зыянсыз булып күренмәсен, алар эчәклек микрофлорасына тискәре йогынты ясарга һәм ашкайнатуны бозарга мөмкин. Бу хакта «Радио 1»га медицина фәннәре кандидаты Андрей Кондрахин сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, барлык шикәр алмаштыручылар ике төркемгә бүленә: табигый һәм синтетик. Табигый төркемгә стевия, эритрит, ксилит һәм сорбит керә, ә синтетик төркемгә — сахарин һәм аспартам.

Ул билгеләп үткәнчә, фәнни тикшеренүләр ике төрнең дә эчәклек микрофлорасы балансын боза алуын күрсәткән. Моннан тыш, алар эчне йомшарта ала.

Эксперт аңлатып үткәнчә, мондый матдәләр телне алдап, организмга шикәр керде дигән хис уята. Шул ук вакытта алар организмны да, эчәклек бактерияләрен дә кирәкле энергия белән тәэмин итми. Нәтиҗәдә, файдалы бактерияләр туклану матдәләре көтә, ләкин аларны алмый. Бу исә ашкайнату системасының эшен боза, ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар