news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиб салкын тиюне дәвалауның иң куркыныч ысулларын атады

news_top

Салкын тиюне мөстәкыйль рәвештә дәваларга тырышу шактый җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин: әгәр җиңел формасын табибсыз гына да җиңеп булса, озакка сузылган симптомнар булганда үз-үзеңне дәвалау авыр өзлегүләргә һәм сулыш органнарында хроник авыруларга китерергә мөмкин. Бу хакта «Российская газета» яза.

Табиб Ольга Уланкина сүзләренчә, үз-үзеңне дәвалауның иң куркыныч ысулларының берсе – антибиотикларны контрольсез кабул итү. Мондый «дәвалау» микрофлора балансын боза һәм бактерияләрдә препаратка тотрыклылык формалаштыра, бу – киләчәктә антибактериаль терапияне файдасыз итәргә мөмкин.

Температураны төшерүче препаратлар белән дә мавыгырга ярамый. «Температураны парацетамол яки ибупрофен белән һәр 2-3 сәгать саен 38 градуска кадәр төшерергә тырышу бавыр һәм бөерләрнең зарарлануына китерергә мөмкин», – ди белгеч. Бер үк вакытта бер үк төрле тәэсир итүче берничә дару кабул итү дә организмга зыян китерергә мөмкин, дип өстәде Уланкина.

Кайнар су белән ингаляция һәм җылыту кебек үз-үзеңне дәвалау ысуллары салкын тиюнең кискен фазасында инфекциянең тагын да тирәкрәк китеүенә сәбәпче булырга мөмкин, бигрәк тә гайморит вакытында.

С витамины һәм иммуномодуляторларны зур дозада кабул итәргә яратучыларга да сак булырга кирәк. С витамины бөерләрдә таш утыруга китерергә мөмкин, ә иммуномодуляторлар – аутоиммун процессларны башлап җибәрә ала, дип аңлатты табиб. Ә томаудан тамчылар 5-7 көннән артык кулланылганда ренит үсеше белән яный, чөнки кан тамырлары препаратның тагын да зуррак дозаларын таләп итә башлый.

Тулаем алганда, әгәр салкын тию җиңел формада уза һәм пациентның хроник авырулары юк икән, табибка мөрәҗәгать итмәскә мөмкин – организмга тынычлык, күп сыеклык кирәк, һәм иммунитет авыруны үзе җиңәчәк. Температура төшерүче препаратларны 38 градустан артканда һәм инструкция нигезендә генә кабул итәргә кирәк. Әгәр дә хәл 3-4 көн дәвамында яхшырмаса, температура 38 градустан югарырак кала һәм дарулар белән төшми икән, ютәл барлыкка килсә һәм сулыш алу кыенлашса, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, ә табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар