Табиб-реаниматолог COVID-19 авыруының төп симптомын әйтте
Рөстәм Габидуллин «кызыл зонада» эшли.
Уфаның 22нче санлы ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең «кызыл зонасында» эшләүче табиб-реаниматолог Рөстәм Габидуллин COVID-19 авыруының төп симптомын атаган. Бу турыда ул «Башинформ» агентлыгы хәбәрчесенә сөйләгән.
«Халыкара экспертларның мәгълүматы буенча, коронавирусның төп билгесе — аносмия, ягъни ис тою һәм тәм сизү функцияләре бозылу. Икенче урында — тән температурасы күтәрелү, температура бизгәге. Өченче урында — коры ютәл», — дигән Рөстәм Габидуллин.
Аның сүзләренчә, башлангыч стадияләрдә специфик булмаган симптомнар да бар. Бу — конъюнктивит һәм саңгыраулану.
«Бу очракта температураны үлчәргә кирәк. Әгәр ул 37 градустан югарырак булса, әлеге инфекция турында сөйләргә була», — ди табиб.