Табиб пневмониядән үлү очраклары турында: «Ютәл бөтенләй булмаска да мөмкин»
Пневмония үлемгә китерә ала, антибиотиклар да ярдәм итмәскә мөмкин. Республика клиник хастаханәсенең пульмонология бүлеге мөдире Екатерина Дьякова «Татар-информ»га кемнәрнең куркыныч зонасында булуы, ковид чорының пульмонологларның эшен ничек катлауландыруы һәм ни өчен дәвалануны кичектерергә ярамавы турында сөйләде.
Пневмония – көчле авыру, ОРВИ, бактериаль яки башка инфекцияләр нәтиҗәсендә үпкәләр ялкынсыну. Кайвакыт пневмония үзеннән-үзе дә барлыкка килергә мөмкин.
«Пневмония, әлбәттә, куркыныч. Бу – вак-төяк авыру, дип әйтә алмыйбыз. Һәрвакытта да шулай булды», – ди Республика клиник хастаханәсенең пульмонология бүлеге мөдире Екатерина Дьякова.
Пневмониянең сәбәбен еш кына бактерияләр белән бәйли иделәр. Ләкин Covid-19 үпкә ялкынсынуын вирус та китереп чыгарырга мөмкинлеген искәртте. Екатерина Дьякова 2009 елда таралган дуңгыз гриппы турында искә төшерде, ул вакытта әлеге вирус авыр пневмонияләргә китергән, алар кайвакыт үлем белән тәмамланган. Ә Covid-19 моны тагын бер тапкыр дәлилләде.
Пневмония хастаханәдән тыш яки хастаханә эчендә була ала. Ләкин, пульмонолог әйтүенчә, гади кеше өчен аерма юк, бу – табиб өчен мөһим. Дәвалану курсы шуңа бәйле рәвештә төзелә.
«Хастаханәдән тыш пневмония кешенең медицина мохитендә булмаганда авырып китүен, соңгы 90 көндә хастаханәдә булмавын, башка авыру буенча антибактериаль терапия алмавын аңлата. Әгәр дә без моны хастаханәдән тыш пневмония дип әйтсәк, монда дәваланылырга тиешле билгеле бер микроблар исемлеге күз алдында тотыла. Ә хастаханә эчендәгесе – бу микробларның башка исемлеге, аңа бөтенләй башка дарулар кирәк», – дип аңлатты бүлек мөдире.
«Пневмонияне дәвалауда көннәр түгел, сәгатьләр әһәмиятле»
Пневмонияне вакытында дәвалый башлау бик мөһим, табиб, үз чиратында, препаратларны дөрес сайларга тиеш.
«Авыр инфекция булганда дәвалау беренче сәгатьләрдә башланырга тиеш, без хәтта беренче тәүлек турында да сөйләшмибез», – ди табиб.
Пульмонолог сүзләренчә, һәр пациент пневмонияне авыр кичерә дип әйтеп булмый, авыру җиңелчә дә узарга мөмкин. Үпкә ялкынсынуы, табибның барлык киңәшләрен үтәп, хәтта өйдә дә дәвалана ала.
Әмма шуны истә тотарга кирәк: пневмониядән кеше үлә дә ала. Үлем очраклары, гадәттә, дәвалауны вакытында башламаган очракларда була. Риск төркеменә керүче кешеләр дә авыруны авыр кичерә.
Табиблар алдында торган тагын бер зур проблема – антибиотикларга каршы тору.
«3 еллык ковид чорында антибиотик кебек даруларны рациональ кулланмау очраклары бик күп булды. Чөнки антибактериаль препарат кебек дарулар ел саен синтезланмый, хәтта алар 10 ел саен да уйлап табылмый», – дип аңлатты табиб.
Әгәр кеше аз гына температура булганда да антибиотик эчә башласа яки табиб бактериаль флорага анализ ясамыйча гына аларны язып бирсә, пациент мондый препаратны куллана башлагач, пациент эчендә яшәүче микроблар саклану механизмнарын эшләтә башлый. Һәм алга таба, бик кирәк булганда, дару инде организмда эшләмәскә мөмкин.
Үпкәләргә җитди зыян килгәндә, ютәл булмаска да мөмкин
Риск төркеменә кемнәр керә? Болар – өлкәннәр һәм балалар. Шулай ук шикәр диабеты, йөрәк җитешсезлеге, нерв системасы авырулары диагнозы куелганнар, шулай ук тәмәке тартучылар һәм алкоголь кулланучылар.
Иммунитеты түбән булган һәркем өчен әлеге авыру куркыныч. Чөнки бактерияләр һәм вируслар организмга җиңел үтеп керә, иммун системасыннан җитәрлек җавап алмый. Алар үрчи башлый һәм үпкәләргә зур күләмдә зыян китерә.
Пневмониянең беренче билгесе, теләсә нинди инфекциядәге кебек үк, температура булачак. Соңрак йөткерү, сулыш алу авырлашу, күкрәк читлеге кысу өстәлергә мөмкин.
Диагноз кую өчен рентген яки компьютер томографиясе ясарга кирәк, чөнки йөткерү һәм югары температура кебек симптомнар гадәти ОРВИда да булырга мөмкин. Пневмония вакытында, еш кына, йөткерү булмаска һәм тән температурасы да күтәрелмәскә мөмкин, әмма, мәсәлән, сулыш алу авырлыгы булырга мөмкин, дип сөйли Екатерина Дьякова. Мондый очракларда үпкә зарарлануын рентген гына күрсәтәчәк.
Амбулатор этапта пациентларга махсус анализлар тапшырырга кирәкми. Ә менә авыруның хәле авыр булса, стационарда анализ алачаклар. Бу анализ буенча табиб дәвалау тактикасын һәм кирәкле даруларны сайлый.
«Әгәр бу – риск факторлары, шикәр диабеты, авыр неврологик яки йөрәк авырулары булмаган һәм алкогольгә бәйсез яшь пациент булса, монда дәвалауның билгеле бер ысулы кулланыла. Әгәр пациент алкогольне артык куллана икән, аның микроблар спектры да бөтенләй башка», – ди РКБның пульмонология бүлеге мөдире.
«Ковид пневмонияләре нәтиҗәләрен әле дә күрәбез»
Пульмонолог сүзләренчә, элек үпкә ялкынсынуы белән ковидлы вакытлардагы кебек массакүләм авыру юк иде.
Сәламәтлек саклау системасы күпсанлы авыруларны кабул итәргә әзер түгел булып чыкты. Өстәвенә, башка авырулары булган өлкәннәрне генә түгел, ә Covid-19га кадәр сәламәтлекләре белән проблемалары булмаган яшьләрне дә.
«Өлкән яшьтәге пациентның авыруны авыр кичерүе гаҗәп түгел. Коронавирус пандемиясе вакытында без бернинди авырулары булмаган яшьләрнең үлүен күрдек», – ди табиб.
Ул цитокин давылын искә төшерде, бу вакытта кешене аның яхшы эшләүче үз иммунитеты үтерә.
«Без рентгенда коронавирус инфекциясе белән бәйле булган үзгәрешләрне күрәбез. Әйе, коронавирус эз калдыра. Һәрвакытта да бу – кешеләрнең тормышына зур чикләүләр кертми, әмма компьютер томографиясе буенча үзгәрешләр шактый була», – дип сөйләде Екатерина Дьякова.
Вакцинация һәм яхшы иммунитет пневмониягә каршы торачак
Пневмония белән авырмас өчен, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк, нәтиҗәдә, иммунитет һәрвакыт көчле булачак. Тәмәке тартмаска, алкоголь кулланмаска, спорт белән шөгыльләнергә, йокыны туйдырырга һәм стресстан качарга кирәк.
Иң мөһиме – прививка ясату.
«Пневмококк инфекциясенә каршы вакцинация – авыру үсешен кисәтүнең төп чарасы, монда сүз кешенең авырмаячагы турында бармый, әмма без авыр вариантның барлыкка килү процентын шактый киметәбез. Бу – аеруча башка авырулары булган кешеләр өчен мөһим», – диде табиб.
Татарстанда пневмококка каршы елның теләсә кайсы вакытында прививка ясатырга мөмкин. Сүз уңаеннан, хәзер бу прививканы гриппка каршы вакцина белән бер үк вакытта ясатып була.
«Пневмококка каршы вакцина организмга сулыш юллары инфекцияләрен җиңәргә булыша. Инфекция булса да, ул җиңелрәк узачак», – дип нәтиҗә ясады Екатерина Дьякова.