Статистикага караганда, Россиядә 50 яшьтән өлкәнрәк һәр өченче хатын-кыз һәм һәр бишенче ир-ат остеопороздан интегә. Әлеге метаболик авыру вакытында сөякләрнең ныклыгы кими, һәм алар бик каты уалучанга әйләнә. Кеше аз гына бәрелүдән яисә үз буендагы биеклектән егылудан да сөякләрен сындыра ала. Бу хакта «Radio1.ru» яза.
Мәскәү өлкә фәнни-тикшеренү клиник институты эндокринология кафедрасы доценты Ирина Крюкова сөйләгәнчә, остеопорозны «тыныч эпидемия» дип атыйлар: авыру үзен бик озак вакыт дәвамында сиздерми, кеше кинәт берәр җирен сындыргач кына ачыклана.
«Авыру үзен сөякләрнең ныклыгы инде бик каты кимегән булганда да сиздерми. Еш очракта диагнозны кеше берәр җирен сындыргач кына куялар, ә бу инде катлауланган остеопороз була», – дип аңлаткан ул.
Табиб әйтүенчә, авыруның билгеләре әле сизелә башламаган стадиядә диагноз куярга инструменталь диагностика ярдәм итә ала. Әмма остеопороз булу куркынычын алданрак та чамалап була. Төп факторларның берсе – нәселдәнлек.
«Әгәр гаиләгездә бот сөяген сындыручылар булса, бу – киләсе буын гаилә әгъзалары өчен дә куркыныч. Бу – алдан ук, өлкән яшькә җиткәнче үк, терапевтка мөрәҗәгать итәргә сәбәп», – дигән Ирина Крюкова.
Диагноз куелганнан соң төп бурыч – махсус терапия ярдәмендә сөякләрнең сынуын профилактикалау, дип ассызыклаган табиб.