Табиб организмны холестериннан чистарта һәм шикәрне киметә торган ризыкны атады
Үзе файдалы булып кына калмыйча, бергә ашаган башка ризыкларны да файдалырак итә торган бер ризык бар. Әмма шул ук вакытта, бу продуктны ашаганда, берничә әйбергә игътибар итәргә кирәк. Бу хакта медицина фәннәре кандидаты, гастроэнтеролог, гепатолог Сергей Вялов сөйләде, дип яза «Российская газета».
Аның сүзләренчә, инфаркт һәм инсульт булу куркынычын киметү өчен, көндәлек рационга ярты авокадо кертергә кирәк. Әлеге продуктны даими ашау начар холестерин дәрәҗәсен киметергә ярдәм итә.
Авокадодагы монотуендырылган майлар «күзәнәк мембраналары дәрәҗәсендә эшли». Моның нәтиҗәсендә «организм туклыклы матдәләрне яхшырак үзләштерә».
Иң мөһиме – авокадодагы майлар башка яшелчәләрдәге антиоксидантларны үзләштерүне дә яхшырта.
«Салатка ярты авокадо өстәсәгез, кишер, шпинат һәм салат яфрагындагы файдалы каротиноидларны 2-4 тапкырга яхшырак үзләштерәчәксез», – дип белдергән табиб, Journal of Nutrition журналында басылган тикшеренү нәтиҗәләренә сылтама ясап.
Моннан тыш, авокадодагы майлар һәм клетчатка канда шикәр микъдары кинәт артмасын өчен файдалы.
Әмма, табиб әйтүенчә, бу продуктны ашаганда, 2 әйбергә игътибар итәргә кирәк. Уртача зурлыктагы 1 авокадода 250-320 калория бар. Шуңа күрә 1 авокадоны тулысы белән ашап бетерергә ярамый. Шулай ук анда К витамины бар. Әгәр антикоагулянтлар кабул итәсез икән, авокадоны кинәт еш ашый башлау дару эчүнең нәтиҗәлелегенә тәэсир итәргә мөмкин.
Авокадо арзанлы продуктлардан түгел. Шуңа күрә күбесе аңа альтернатива була алырлык ризыклар турында сорый, дип өстәгән Сергей Вялов. Авокадо урынына чикләвек (аеруча миндаль яки кешью) пастасы, extra virgin категорияле зәйтүн мае кулланырга була. Табиб шулай ук ногытны пюре итеп изеп ясалган хумус, ясмык, фасоль, җитен һәм чиа орлыгын ашарга киңәш итә.