Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб: «Олыгайгач килеп чыккан авыруларның башлангычы балачакта»

Россиялеләр иң еш йөрәк һәм кан тамырлары авырулары аркасында үлә. Татарстанның әйдәп баручы табиблары беркайчан да инфаркт яки инсульт белән хастаханәгә эләкмәс өчен 5 киңәш бирде.

news_top_970_100
Табиб: «Олыгайгач килеп чыккан авыруларның башлангычы балачакта»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Йөрәк-кан тамырлары авырулары Татарстанда яшәүчеләрнең үлем сәбәпләре арасында беренче урында тора: мондый күңелсез мәгълүматларны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы, Казанның 7нче клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Зөлфия Ким китерде. Авыруларның нәкъ менә шушы төркеме бүген йогышлы булмаган патологияләр арасында иң киң таралган.

Иң еш очрый торган проблемалар – артериаль гипертония һәм атеросклероз. Табиблар мәгълүматлары буенча, бүген һәр икенче россияленең кан басымы югары.

1нче киңәш: «Профилактиканы балачактан башлагыз»

«Олыгайгач килеп чыккан авыруларның башлангычы балачакта ята», – дип ышанып әйтте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Идел буе федераль округының баш балалар кардиологы, КДМУның госпиталь педиатрия кафедрасы мөдире Динара Садыйкова.

Аның сүзләренә караганда, йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауны балачактан ук башларга кирәк. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кан басымы иң еш яшүсмерлек чорында уйный, һәм 30 процент очракта йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешен булдырмый калырга мөмкин. Динара Садыйкова әйтүенчә, мондый хәлне игътибарсыз калдырырга ярамый. Чөнки олы яшьтә сәламәтлек белән проблемалардан табиблар катнашында гына котылырга мөмкин булачак.

Динара Садыйкова сүзләренчә, йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауны балачактан ук башларга кирәк.

Фото: © «Татар-информ», Рамиль Гали

Әмма тумыштан килгән авырулар да була.

«Балачактан ук гаилә гиперхолестеринемиясе кебек авырулар барлыкка килә, ул нәселдән килгән һәм тумыштан килгән характерга ия. 2018 елга кадәр Татарстан Республикасында мондый җитди авырулы балалар булмады», –диде ул.

50 яшькә кадәрге кешедә инфаркт булса һәм гаилә әгъзаларында нәселдән килгән гиперхолестеринемия ачыкланса, липидология үзәгендә аларның балаларын тулысынча тикшерәләр, ди табиб.

Табиб балачактан ук сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеген әйтә: дөрес тукланырга, көн тәртибен сакларга, зарарлы гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк. Табибларга даими йөрергә өйрәтергә – балаларда профилактик тикшерүләр ел саен уза, алар вакытында балага ЭКГ ясала.

«Гаджетларда, телевизорда, компьютерда утыру вакытын чикләргә кирәк – көненә 2 сәгатьтән кимрәк. Әлбәттә, йокыга игътибар итәргә кирәк. Бу – ата-аналар эше. Нәкъ менә ата-ана үз балалары өчен җавап бирергә тиеш. Әгәр бала төнге сәгать 2гә кадәр компьютерда утыра, ә иртәнге 8гә ул мәктәпкә барырга тиеш икән, бу – һичшиксез сәламәтлегенә йогынты ясаячак. Әлбәттә, көннең адекват режимын ата-аналар булдырырга тиеш», – ди ул.

Спорт белән шөгыльләнергә теләгән балаларның сәламәтлекләрен тикшерүгә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

2нче киңәш: «Профессиональ спорт белән белешмә буенча гына шөгыльләнергә»

Балалар кардиологы әйтүенчә, спорт белән шөгыльләнергә теләгән балаларның сәламәтлекләрен тикшерүгә аеручы игътибарлы булырга кирәк.

«Күп кенә ата-аналар, бала зарланмый икән, димәк, ул сәламәт һәм яраткан спорт төре белән шөгыльләнә ала, дип саный. Табибка, шул исәптән балалар кардиологына өстәмә консультациягә баруны кирәк дип тапмый. Кызганыч, бу – алай түгел. Теләсә нинди спорт төре белән шөгыльләнү алдыннан, бигрәк тә ата-аналар баласының профессиональ спорт белән шөгыльләнүен теләсә, һичшиксез, тикшеренү үткәрергә кирәк», – ди табиб.

Йөрәк белән җитди проблемаларны булдырмас өчен, яшь спортчыларның ата-аналары профессиональ спорт аларның баласына зыян китермәячәгенә ышанырга тиеш.

Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулы – диспансеризация.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

3нче кинәш: «Диспансеризация турында онытмагыз»

Табиблар, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулы – диспансеризация, ди.

«Бу – төрле авыруларны ачыклау мөмкинлеге, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары авыруларын да. Иң мөһиме, без риск факторларын билгели алабыз. Бу факторлар – холестеринның югары булуы, тәмәке тарту, артык авырлык – йөрәк-кан тамырлары куркынычын арттыра», – ди ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гомумтабиблык практикасы буенча баш белгече, КДМУның госпиталь терапиясе кафедрасы доценты Люция Фейсханова.

Мондый тикшеренүне яшәү урыны буенча поликлиникада бушлай узарга мөмкин, хәтта шимбә һәм эш көннәрендә кичке сәгатьләрдә дә. 39 яшькә кадәр аны 3 елга 1 тапкыр, 40 елдан соң – ел саен узарга мөмкин. Тикшеренүләр исемлеге һәрвакыт төрле.

Люция Фейсханова: «Холестеринның югары булуы, тәмәке тарту, артык авырлык йөрәк-кан тамырлары авыруы куркынычын арттыра».

Фото: © Татар-информ», Рамиль Гали

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш йөрәк-кан тамырлары хирургы, Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе бүлеге мөдире Рәмис Якубов «Татар-информ»га сөйләгәнчә, авырту һәм үзеңне начар хис итү кан тамырлары 70 процентка тарайгач башлана. Ә моңа кадәр организм җайлашып, проблеманы үзе хәл итәргә тырыша: теге яки бу орган нормаль күләмдә кан алсын өчен, гемоглобинны күтәрә, кан басымын арттыра. Кан тамырларын критик тараюга җиткермәскә дә мөмкин, моның өчен даими рәвештә сәламәтлекне тикшертеп торырга кирәк.

«Без кулдан ычкынган мөмкинлекләрне күрәбез. Барыннан да элек, без планлы ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Ләкин безнең пациентларның яртысы ашыгыч хәлдә килә – алар вакытны ычкындырган була», – ди хирург.

Табиблар мәгълүматлары буенча, бүген һәр икенче россияленең кан басымы югары.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

4нче киңәш: «Иярчен авыруларга игътибар итегез»

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты, проректор, КДМУның госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире Диана Габделганиева еш кына йөрәк һәм кан тамырлары белән бәйле проблемаларны озата баручы иярчен авыруларны атады.

«Беренче чиратта бу – шикәр чире. Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган һәр өченче пациентның глюкоза дәрәҗәсе югары була, яки инде аларда формалашкан шикәр диабеты бар», – ди Диана Габделганиева.

Ачык булмаган авырулардан терапевт алкогольле булмаган стеатогепатитны атый – бу бавырның зарарлануы. Ул, кагыйдә буларак, тән массасының артык булуы аркасында килеп чыга.

Диана Габделганиева еш кына йөрәк һәм кан тамырлары проблемалары белән бәйле иярчен авыруларны искә төшерде.

Фото: © Татар-информ», Рамиль Гали

«Алкогольле булмаган стеатогепатит аркасында атеросклерозның үсеш тизлеге һәм атеросклерозны җайга салу авырлаша, чөнки без бавырның холестерин җитештерүдә һәм метаболизмда актив катнашуын беләбез. Бавыр чирләре авырту белән характерланмый, бу – лаборатор феномен. Бу орган белән проблемаларны табиб кына белә ала», – ди доктор.

Кан әйләнеше системасы авырулары үсешенә йогынты ясый торган тагын бер мөһим фактор – тәмәке тарту. Диана Габделганиева сүзләренчә, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары булган һәр сигезенче-унынчы пациентның үпкәләре зарарланган. Шул ук вакытта электрон тәмәке һәм кальян модасы статистикага начар йогынты ясый. Электрон тәмәке аркасында кешеләр үпкә авыруларыннан, шул исәптән үпкәләрнең хроник обструктив чиреннән интегә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким, бөерләре белән проблемалары булган кешеләр йөрәкләренә аеруча игътибарлы булырга тиеш, дип өстәде. Шулай ук ревматологик диагнозлары булучылар да. Алар йөрәк-кан тамырлары системасына йөкләнеш бирә ала – авыру үзе дә, мондый пациентлар кабул итә торган препаратлар да.

Һәм, әлбәттә, якланмаган пациентларның тагын бер төркеме – ул онкология авырулары булган кешеләр. Табиблар әйтүенчә, диспансеризация вакытында киң онкоскрининг үткәрелә, ул иртә стадияләрдә яман шешне ачыкларга ярдәм итә.

Зөлфия Ким билгеләп үткәнчә, бөерләре белән проблемалары булган, шулай ук ревматологик диагнозлары булган кешеләр йөрәккә аеруча колак салырга тиеш.

Фото: © Татар-информ», Рамиль Гали

5нче киңәш: «Авыру ачыкланган икән, сәламәтлекне даими тикшертеп торырга кирәк»

Диана Габделганиева сүзләренчә, әгәр йөрәк һәм кан тамырлары белән ниндидер проблемалар бар икән, гипертония, йөрәкнең ишемик авыруы, инсульт яки инфаркт булган икән, поликлиникада табибларда күзәтелеп торырга кирәк.

«Бу – алдагы авыруларны булдырмас өчен икенчел профилактика. Поликлиникада диспансер күзәтүе терапевтлар һәм кардиологлар тарафыннан да үткәрелә», – ди республиканың баш терапевты.

Инде авыруы булган кешеләргә терапияне үзгәртәчәкләр – даруларның дозаларын һәм төрләрен яңадан билгеләячәкләр, хәлен бәяләү өчен кирәкле тикшеренүләр үткәрәчәкләр. Үз чиратында пациентлар үзләренең яшәү рәвешен үзгәртергә һәм барлык киңәшләрне үтәргә тиеш була.

«Татар-информ»нан тәрҗемә. Эвелина Киселева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100