Ашказаны-эчәклек тракты, бавыр һәм үт куыгы авырулары булган кешеләргә окрошканы чамалап кына ашарга кирәк. Бу хакта «РИА Новости»га медицина фәннәре кандидаты Ольга Ямилова сөйләгән.
Квас һәм әчегән сөт продуктлары сару кайнау (изжога) китереп чыгару һәм ашказаны авыруларын кискенләштерүе ихтимал. Яшелчә һәм яшел үләннәрдәге тупас үсемлек җепселләре лайлалы тышчаны ярсытырга һәм газ барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин.
Шуңа күрә ашказаны-эчәклек тракты, уникеилле эчәк, ашказаны асты бизе, бавыр һәм үт куыгы авырулары булган кешеләргә окрошка куллануны чикләргә киңәш ителә, дип билгеләп үткән Ямилова.
Белгеч ассызыклаганча, бу ризыкның күп кенә компонентларын пуриннар һәм кузгалак кислотасы тозлары тәшкил итә, шуңа күрә подагра һәм бәвел-таш авыруы булган кешеләргә табиб белән киңәшләшмичә окрошка ашамау хәерле.
Шикәр диабеты белән интегүчеләр өчен татлы квас белән әзерләнгән һәм бәрәңге күп салынган окрошка кандагы глюкоза микъдарын күтәрергә мөмкин. Гомумән, хәтта чагыштырмача сәламәт кешеләр дә окрошка ашаганнан соң уңайсызлык сизәргә мөмкин, дип әйткән Ямилова. Бу салкын ризыкларның ашкайнату процессын һәм ферментлар эшчәнлеген акрынайтуы белән бәйле. Шуңа күрә белгеч окрошканы күп күләмдә ашамаска һәм аны бик тиз ашамаска киңәш итә.