Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уролог Ильяс Нуриев: «21 гасырда табиб өчен татар теле актуальме?»

Медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина университетының урология кафедрасы ассистенты, Медицина клиникасы университетының урология бүлеге уролог-табибы Ильяс Нуриев үз һөнәрендә татар теленең әһәмияте турында фикерләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Уролог Ильяс Нуриев: «21 гасырда табиб өчен татар теле актуальме?»
Ильяс Нуриевның шәхси архивыннан

Мин татар гаиләсендә тәрбияләндем, мәктәп тәрбиям 90 нчы еллардагы милли рух чорына туры килде. Шуңа күрә мин татарча иркен аралашам.

Татар телен аңламаучылар, хәтта үзләренең татар булуларыннан оялып та йөргән татарлар мохитенә килеп эләккәч, «Табиб ни өчен татарча белергә тиеш?» дигән гәпләшүләр еш булып тора иде.

Татар телен яклаучылар күзәтүенчә, үз зарларын рус телендә түгел, ә нәкъ менә татар телендә тәфсилләп аңлата ала торган пациентлар әле дә күп. Ә каршы булучылар исә башка фикерне алга сөрә: төбәктә бөтен кеше дә рус телендә иркен аралаша, ә өйрәнмәгәннәр, кайсы җирләре авыртуны аңлата алмыйлар икән – үзләре гаепле, имеш. Яшьләрдән дә, татар телен өйрәнәчәксеңме, дип сорасаң, хәтта күп кенә татарлар да: «Ә нинди файда? Нәрсә өчен интегеп торырга?» – дип кенә җавап бирә.

Татарча иркен аралашкач, рус теленнән татарчага күчү минем өчен беркайчан да авыр булмады. Кайвакыт бу чыннан да аңлаешлырак та – пациент хәлен җентекләбрәк аңлата ала. Икенчедән, туган телеңдә сөйләшә алу мөмкинлеге пациентны докторга якынайта, син якынрак буласың, ышаныч дәрәҗәсе үсә.

Моны нәрсә өчен әйтәм? Чөнки соңгы вакытта миңа якын-тирәдәге район-авыллардан күбрәк пациентлар килә. Һәм сөйләшү еш кына «Татарча сөйләсәм ярыймы?» дигән сораудан башлана. Шуны ышандырып әйтә алам: бу – 70 яшьтән узган картлар гына түгел.

Ә күптән түгел генә бик кызыклы очрак булды.

Бер пар килде, аларның теләге буенча татарча аралашуга күчтек. Бу – икенче консультация иде, миңа кадәр пациентны бик яхшы доктор караган, дөрес киңәшләр биргән. «Ә нигә кабаттан аңа мөрәҗәгать итмәдегез соң?» – дигән соравыма шаккатыргыч җавап ишеттем. «Аның белән русча аралашу безгә авыр иде, шуңа сезгә язылдык, чөнки сез татарча сөйләшәсез», – диде пациент.

Татарча белүемә ихтыяҗ булуын һәм кешеләрнең үзләре белән татар телендә иркен сөйләшә алучы табиб өчен акча түләүгә әзер булуларын аңладым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100