Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб-невролог картлык маразмы турында: «Кеше, хәтерен җуйгач, бәбигә әйләнә»

«Аңында булмаган кешене үлгән кешегә караганда ныграк кызганасың», – диде миңа танышым. Картлык маразмын куркыныч чирләр рәтенә куяр идем. Чөнки авыру чит кешене генә түгел, хәтта үзен дә танымый башлый. «Интертат» өчен мәкалә әзерләгәндә иң башта якыннарына шушы афәт кагылган кешеләр белән сөйләштем.

news_top_970_100
Табиб-невролог картлык маразмы турында: «Кеше, хәтерен җуйгач, бәбигә әйләнә»
https://ru.freepik.com

Нәрсә ул картлык маразмы? Якыннарында шушыны күзәткән кешеләрдән дә яхшырак моны беркем әйтә алмас.

Марат Сәлимов, Актаныш:

Мин бәләкәй чакта, без бабай белән өстәл уеннары уйный идек. Ә хәтере югала башлагач, кунакка килгәндә, аның белән исәнләшеп тә тормый идем. Янәсе, барыбер җавап бирмәячәк, танымаячак. Бик үкенәм шуның өчен. «Нихәл, бабай», – диясе калган. Ике сүзне бәйләргә авыр түгел бит инде. Ул билгеле бер вакыт аралыгында калган сыман тоелды. Бабай бөтенебезне онытты, ә әбекәйне беркайчан да исеннән чыгармады.

Аноним:

Минем әби үзенчәлекле, итагатьле һәм дини кеше иде. Үз гомерендә бик күп дога укыды. Алтмыш яшьләрендә «Ходай зиһенемнән мәхрүм итмәсен» дип тели иде. Ә сиксәнгә җиткәч, хәтере барыбер югала башлады. Башта оныкларының исемнәрен бутады, аннары көне буе ач йөрде. Вакыт узган саен, үзен сәер тотты. Өйдән чыгып китә, еш нәрсәгәдер үпкәли, ачулана. Аннары бөтенләй бөтенебезне онытты. Ә белгән догалары аның гел исендә иде. Ашатып алганнан соң да дога укыды. Ник алай булганын беребез дә аңлата алмыйбыз. Күптән түгел, хәтерендә догаларны гына саклап, үлеп китте.

Ләйсән Гәрәева, Мамадыш:

Якын кешеңнең көннән-көн үзен югалтуын күрүе шундый кызганыч! Син аңа ярдәм итмәкче буласың, ә ул сиңа дорфа җавап бирә. Бер вакытны авызына кашык белән аш каптырганда, кулым кырыйгарак китте дә, шулпа кулына түгелде. Дәү әни, паникага бирелеп, «үтерәләр!» дип акыра башлады. Бөтен өйне аякка бастырды. Без инде аңа каршы сүз әйтмәдек. Әйтсәк тә, берни аңламас иде. Мин Алабугага укырга киткәч, әниләр аның белән кала. Аның артыннан гел карап торырга кирәк. Ә акчаны кем эшли? Чарасызлыктан интегәбез. Мине, монда үз дәү әнисеннән зарланып утыра, димәсеннәр инде. Үзләре безнең урында булганнар гына аңлар. Әмма аңында булмаган кешене үлгән кешегә караганда ныграк кызганасың.

«Картлык маразмы – бик күңелсез күренеш»

Җиңү Проспектындагы «Айболит» клиникасы табиб-неврологы Кадрия Вәлиева белән картлык маразмы, олы яшьтәге кешеләрнең хәтерен югалтуы турында сөйләштек.

Картлык маразмын икенче төрле «деменция» дип атыйлар. Ул картларга яки олы яшькә якынлашып килүче кешеләргә кагыла. Аның вакытында баш мие зарарлана һәм, шуның нәтиҗәсендә, психик функцияләр әкренләп таркала. Бу – бик күңелсез күренеш. Авыруны башлангыч этапта тануы авыр, чөнки яшь олыгая барган кешенең холкы болай да үзгәрә. Деменциянең беренче симптомнары, еш кына, медицина өлкәсендә эшләүче белгечләр тарафыннан картлыкның гадәти күрсәткече итеп кабул ителә. Шуңа дөрес дәвалау чарасын күрмиләр.

Беренче симптомнары нинди соң аның?

Авыруның башлангыч стадиясенә кәеф үзгәрү, сәбәпсез ачулану, эчкерсезлек, башкаларны мыскыллау хас. Маразм башлангач, ир-ат һәм хатын-кыз үзләрен төрлечә тотарга мөмкин. Хатын-кызлар еш кына ашарга оныта, ә кайвакыт, киресенчә, ризыкны эчләренә контрольсез тутыра. Алар еш елый, үз-үзен кызгана, бөтен кешедән шикләнә, үзсүзлегә әйләнә.

Ә ирләрдә эгоизм, саранлык, көнчелек, мыгырдау, мактанучанлык көчәя. Башкаларның карашын кабул итми, ә якыннарының кайгыртуы аның ачуын чыгара. Төрле кеше сыйфатларын төрлечә күрсәтә, һәм алар бик сизелерлек түгел. Әмма авыру бик тиз үсә һәм квалификацияле медицина ярдәменнән башка була алмый. Вакыт узу белән, авырулар үзләрен караудан бөтенләй туктый һәм хәтта гади гигиена кагыйдәләрен үтәми. Алар кирәкмәгән чүп-чарны ташлыйсы урынга, урамнан җыеп кайтып, бөтен өйне тутырырга мөмкин. Әгәр ул кеше үзе генә торса, сасы ис килә башлагач кына, күршеләр моның турында белә. Деменция белән авырган кеше якыннары белән кызыксынудан туктый, алар турында кайгыртмый башлый һәм тирә-юньдәгеләргә битараф була. Үз балаларының һәм оныкларының йөзләрен оныта. Авыручының инстинктлары көчәя һәм социализациясе кими.

Картлык маразмы ни сәбәпле башлана? Олыгаю аркасында гына түгелдер?

Беренчедән, баш мие нейроннарының үлеме аркасында һәм мидә агулы матдәләр туплануы нәтиҗәсендә була. Икенчедән, деменция башлануның тагын бер сәбәбе – атеросклероз. Ул баш әйләнүдә, күрү сәләте начарлануда, психомотор һәм сөйләм функцияләрендә, психик эшчәнлекнең бозылуында күренә. Өченчедән, йөрәк җитешсезлекләре, аритмия, шикәр диабеты һәм гипертония булырга мөмкин. Шулай ук баш җәрәхәтләре һәм йогышлы авырулар (менингит, СПИД, энцефалит) картлык маразмын үстерүдә сәбәпче.

Табиб-невролог «бәбигә әйләнүнең» өч стадиясен билгеләде

Җиңелчә стадия. Кеше яңа мәгълүматны истә калдыра алмый, еш депрессиягә бирелә һәм сәбәпсез кәефе кырыла. Хәтере көннән-көн начарая. Мәсәлән, кеше даталарны, исемнәрне, күптән түгел булган вакыйгаларны оныта. Борчылу аркасында, начар йоклый башлый. Яраткан шөгыле белән башка кызыксынмый.

Уртача стадия. Бу вакытта беренче симптомнарның күрсәткечләре тагы да катырак көчәя. Өстәвенә яңалары пәйда була, һәм кеше критик күзлектән карау сәләтен югалта. Мәсәлән, кеше элементар булган әйберләрне зур авырлык белән башкара. Ишекне ачкыч белән бикли яки ача алмый, домофонны дөрес кулланмый, кер юу машинасын кабыза алмый. Әйләнә-тирә дөньяны тиешенчә аңламый һәм инстинктларга таянып эш итә. Неврологик бозылулар башлана. Кеше бәдрәфкә баруны кирәк дип тапмый, тигез юлда егыла, галлюцинацияләр күрә.

Авыр стадия. Кеше мөстәкыйльлеген бөтенләй югалта. Бу стадиядә кеше артыннан гел күзәтеп торырга кирәк, һәм ул даими рәвештә ярдәмгә мохтаҗ. Ул үзенең исемен, яшен, кыяфәтен белми. Көзгегә каранган очракта да, үзен танымыйча, чит кеше дип уйлый.  Еллар буе туплаган тел байлыгы нык кими. Уку һәм язу күнекмәсе югала. Кешене ашатырга, киемен алмаштырырга, юындырырга кирәк. Кыскача әйткәндә, кеше, хәтерен җуйгач, «бәбигә әйләнә».

Картлык маразмын булдырмас өчен табибтан киңәшләр:

  • тәмәке тартудан һәм спиртлы эчемлекләрдән баш тартырга кирәк;
  • спорт белән шөгыльләнегез, ачык һавада йөрегез;
  • рациональ һәм баланслы диета саклагыз;
  • артык авырлыкны киметү өстендә эшләгез;
  • барлык авыруларны вакытында дәвалагыз;
  • стресстан, артык эштән сакланыгыз;
  • сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз.

«Деменцияне дәвалау мөмкин түгел. Авыруның психик җимерелү процессы бер елдан алып ун елга кадәр дәвам итә. Ләкин, вакытында авыруны тану һәм дөрес дәвалау белән, аның үсешен сизелерлек туктатырга һәм пациентның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкин. Туганнар тарафыннан өлкәннәргә карата сабыр мөнәсәбәттә булу һәм аңа уңайлы шартлар тәэмин итү мөһим. Шуны истә тотарга кирәк: шәхеснең үзгәрүе өлкән кешенең гаебе белән түгел, ә нәкъ менә авыру аркасында барлыкка килә. 

 

Фото: © Кадрия Вәлиеваның шәхси архивыннан алынды

«Деменция белән авыручыларның сүзләрендә ялгышлык күп»

Психолог-психотерапевт, КФУның психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин
 сиксән яшьтән узган кешенең маразмы башлангач, үзен ике төрле тота башлау мөмкинлеген әйтте. 

«Кайберәүләр агрессив, ярсу була, ә икенчеләре, киресенчә, тынып кала. Карт кешенең вакыты бик күп, ә шөгыле юк. Кеше эшкә йөрергә, физик һәм мораль яктан арырга тиеш. Ә эшләргә инде аның ул яшьтә хәле булмый. Карт кешенең үзенең шөгыле булса, ул бик яхшы», – дип сөйләде ул.

Рәмил Гарифуллин деменция белән чирләгән картларга дару эчертүгә каршы булуын әйтте. «Хәтере киткән кешегә түзүе бик авыр. Кайвакыт аңа реакция күрсәтеп, урынына утыртырга да кирәк. Кайбер балалар әти-әнисенең кыланмышларына түзә алмыйча, сугып та алырга мөмкин. Минем ул күренешне хәтта күргәнем дә бар! Балалары «Ул башкача аңламый!» дип аклана. Әти-әнигә кул күтәрергә ярамый. Бу – гөнаһлы эш. Сүз белән генә җавап кайтарырга ярый. Картларның хокукларын якларга кирәк».

Психотерапевт тормыштан бер мисал да китерде. «Әгәр киленгә деменция белән авырган карт кеше начар сүз әйтте икән, ире аның белән килешергә тиеш түгел. Алайса ике пар арасында конфликт була. Маразмы башланганнарның бәяләвен объектив кабул итәргә кирәкми. Чөнки аларның сүзләрендә ялгышлык күп. Мәсәлән, психиатр «психушка» буйлап йөргәндә, аңа кычкырган сүзләрне ул йөрәгенә якын алмый», – диде Рәмил Гарифуллин. 

Рәмил Гарифуллин

Фото: © Илнар Тухбатов/ ИА «Татар-информ»

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100