Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб наркоз астындагы кыз белән селфи төшеп, фотоны интернетта тараткан

Социаль челтәргә куелган фото бик күпләрнең ачуын чыгарган.

news_top_970_100
Табиб наркоз астындагы кыз белән селфи төшеп, фотоны интернетта тараткан
Башкортстан табибы операция бүлмәсендә селфи ясап, социаль челтәргә куйган. Хәзер бу табибка карата тикшерү эшләре башланган. Бу турыда bash.news хәбәр итә.

Социаль челтәргә табиб куйган фото бик күпләрнең ачуын чыгарган. Озак еллар дәвамында реаниматолог булып эшләгән бу табиб наркоз астында яткан авыру кыз сурәтен интернетка тараткан. 

Табибны яклаучылар да табылган. Алар ябык төркемнәрдә мондый фотолар урнаштырырга ярый дип исәпли. Тик бу очракта фотолар күңел ачу төркеменә эләккән. Сурәтне дистәләрчә мең кеше күреп калган.

Бу кеше һөнәри яктан яхшы табиб буларак билгеле, диелгән әлеге хәбәрдә. Аның турында җирле матбугат чаралары яхшы хәбәрләр язган. Әлеге табибның осталыгы нәтиҗәсендә Магнитогорскидан килгән баланы аякка бастырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100