news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиб менопаузаның хатын-кыз сәламәтлегенә йогынтысын аңлатты

news_top

Хатын-кызларда менопауза башлангач, үзләрен хис итү, кәеф һәм гәүдә төзелеше үзгәрә. Бу хакта табиб-эндокринолог Ирина Ленькина сөйләде, дип яза «Радио 1».

Белгеч сүзләренчә, хатын-кызларның 97 процентында климаксның ким дигәндә бер билгесе күзәтелә. Иң еш очрый торган билгеләр арасында йокы бозылу, кәефнең еш үзгәрүе, хәлсезлек һәм авырлык арту бар. Болар гормональ үзгәрешләр белән бәйле.

Табиб май тукымасының артып кына калмавына, ә организмда яңача бүленүенә игътибар итте. Май, нигездә, корсак өлкәсендә җыела. Мондый май ялкынсыну китереп чыгара торган матдәләр бүлеп чыгара һәм күзәнәкләрнең инсулинга сизгерлеген киметә.

Нәтиҗәдә, менопауза чорында икенче типтагы диабет һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеш куркынычы арта, дип кисәтте табиб. Еш кына бу чирләр аерым түгел, ә бергә барлыкка килә. Белгечләр мондый халәтне менопаузага бәйле метаболик синдром дип атый. Табибларның вакытында ярдәме булмаса, бу проблеманы хәл итү еш кына бик авыр.

Менопауза билгеләрен җиңеләйтү һәм сәламәтлеккә янаган куркынычларны киметү өчен гормоннарны алыштыру терапиясе кулланыла. Моннан тыш, башта диабетны дәвалау өчен эшләнгән, әмма симерүгә каршы да нәтиҗәлелеген күрсәткән башка ысуллар бар.

Аларны гормональ терапия белән бергә кулланганда, авырлык тизрәк кими, ә менопауза билгеләре җиңелрәк кичерелә: тәнгә эсселек йөгерү очраклары кими, йокы яхшыра, эмоциональ халәт тотрыклылана.

Табиб ассызыклаганча, 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга мондый препаратларны бары тик медицина күрсәтмәләре буенча һәм табиб контролендә генә билгелиләр. Дарулар гына проблеманы тулысынча хәл итми: аларны дөрес туклану, физик активлык һәм кирәк булганда гормональ терапия белән бергә куллану мөһим, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар