Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб: Магнитогорскида газ җимерелгәннән соң харәбәләр астыннан коткарылган балага куркыныч янамый

Табиб: Магнитогорскида газ җимерелгәннән соң харәбәләр астыннан коткарылган балага куркыныч янамый

news_top_970_100
Табиб: Магнитогорскида газ җимерелгәннән соң харәбәләр астыннан коткарылган балага куркыныч янамый
Бүген Магнитогорски шәһәрендә иртәнге дүртләр тирәсендә торак йортта газ шартлап, бер подъезд өченче каттан башлап унынчы катка кадәр җимерелгән. Хәзерге вакытта өч кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителә. 79 кешенең язмышы билгесез. Дүрт кеше харәбәләр астыннан коткарылган. Алар арасында 13 яшьлек ир бала да бар.

Баланы Магнитогорски хастаханәсенә җибәргәннәр. Аның тормышына куркыныч янамый, дип хәбәр итә Магнитогорскиның гаммәви мәгълүмат чаралары.

Балалар хастаханәсенең баш табибы Марина Шеметова хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 2005 елгы бу балага диагностика үткәрелә.

- Нәрсә кирәк, барысы да эшләнә. Бала реанимациядә, әмма аның хәле авыр түгел. Янында әнисе, бала аңында, аңа бернинди куркыныч та янамый, - дигән табиб.

Магнитогорскиның өченче хастаханәсе баш табибы Михаил Щербаков журналистларга ике олы кеше китерелгәнен әйткән. Аларга да куркыныч янамый. Әмма Щербаков фаҗигадән соң вакытның инде күп узганын әйткән, шуңа исән килеш тагын кемнедер китерерләр дип өметләнмим, дигән ул.

Җимерелгән йортта 110 кеше теркәлгән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100