Кызыл уылдыкта җиңел үзләштерелә торган аксым һәм бавыр, баш мие эшчәнлеге өчен файдалы холин күп. Бу хакта «РИА Новости»га Ерак Көнчыгыш федераль университетының Медицина һәм тормыш фәннәре мәктәбе клиник медицина департаменты ассистенты, терапевт Анна Фургал сөйләгән
Ул бу ризыкның балык итенә караганда берничә тапкыр тизрәк үзләштерелүен һәм холин күләме буенча беренче урыннарның берсен биләвен ассызыклаган. Әлеге матдә бавырны майланудан саклый, шулай ук ацетилхолин нейромедиаторы өчен төп төзелеш материалы булып тора. Әлеге нейромедиатор хәтер һәм фикерләү тизлегенә йогынты ясый.
Шул ук вакытта табиб уылдыкны тоз күп булу сәбәпле чамасын белеп ашарга киңәш иткән. 100 грамм продуктта 4–6 грамм тоз бар. Ә тозның тәүлеклек иң югары нормасы – 5 грамм.
Моннан тыш, уылдык составындагы нуклеотидлар һәм глутамин кислотасы «ачлык» үзәген стимуллаштыра. Шуңа күрә кешенең бер-бер артлы бутерброд ашыйсы килә. Бу теләккә бирелсәң, иртәнгә йөз шешенергә һәм кан басымы күтәрелергә мөмкин.
Анна Фургал сүзләренчә, берьюлы 25 граммнан артык уылдык ашарга ярамый. Бу – өеп тутырылмаган ике чәй кашыгы.