
Кыярдагы клетчатка кандагы холестерин дәрәҗәсен көйләргә ярдәм итә һәм матдәләр алмашын яхшырта. Бу хакта РИА Новостига Красногорск хастаханәсе табиб-терапевты Сабина Шәфикова сөйләгән.
«Бу яшелчәдә бераз клетчатка бар, ул кандагы холестерин дәрәҗәсен көйләргә ярдәм итә һәм матдәләр алмашын яхшырта, шулай ук кан тамырлары торышына да уңай тәэсир итә», – диде Шәфикова.
Табиб сөйләгәнчә, кыяр 95 процент судан тора, шулай ук бу яшелчәдә клетчатка, бераз С, К витаминнары, магний һәм калий кебек микроэлементлар бар. Калий ярдәмендә кыяр кешенең йөрәк-кан тамырлары системасы сәламәтлеген саклый. Әмма бу яшелчәне артык күп ашау метеоризмга китерергә мөмкин, дип кисәтте табиб.