news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиб Кыргызстан тауларында аягы сынып калган Россия альпинистының ниләр кичерүен аңлатты

news_top

Россия альпинисткасы Наталья Наговицына 12 августта Кыргызстандагы тауның 7 мең метр биеклектәге иң югары ноктасыннан төшкәндә аягын сындыра. 47 яшьлек бу хатын иптәшләре белән бергә була, тик һава торышы һәм рельеф катлаулы булуы аркасында, аны алып төшә алмыйлар. Натальяны тау түбәсендә палаткада калдыралар һәм ярдәм чакыралар. Бу хакта «Российская газета» яза.

Тау башында көчле җил һәм салкын. Кичә Натальяда яшәү билгеләре сизелми, дигән хәбәрләр чыкты, әмма аның үлүе турында рәсми мәгълүмат юк. Коткаручылар төркеме юлда, алар анда 3 көннән алып 1 атнага кадәр барырга мөмкин.

«Җәрәхәт, салкын, гипоксия, биеклектә кислород җитмәү, сусызлык һәм ачлык кебек факторларның комбинациясе организмны бик тиз җимерә торган шартлар барлыкка китерә», – ди гомуми практика табибы Фишкин.

Шундый югары биеклектә кислород концентрациясе диңгез өсте биеклегендәгенең 40 процентын гына тәшкил итә, һәм организм моны еш сулау һәм йөрәк тибеше белән компенсацияләргә тырыша, бу – «көчләрне чиктән тыш сарыф итә».

Иң куркынычы – баш миенең яки үпкәләрнең шешүе, ди табиб. Натальяны коткарырга барган Италия альпинисты аның янына барып җитә алмаган һәм нәкъ шул сәбәптән үлгән. Аның мәете Наталья калган урыннан астарак ята. Наговицынаны алырга барганда, аның мәетен дә алып төшергә планлаштыралар.

Натальяның аягы сынуы да хәлен катлауландыра, чөнки ул хәрәкәт итә алмый һәм, шулай итеп, җылына да алмый. Бу – борын, колак, кул һәм аяк бармакларының өшүенә китерә. Тән температурасы төшкән саен апатия, йокымсырау барлыкка килә, ә аннары кеше аңын югалта һәм йөрәге туктый, ди Фишкин.

Психологик фактор да куркыныч: ашау-эчү булмагач, ул, гипоксия һәм травма белән беррәттән дезориентация, галлюцинацияләр, апатия һәм агрессия кичерергә мөмкин, ди белгеч.

«Кызганычка, мондый шартларда 1 атнадан артык исән калу шанслары нульгә тигез диярлек», – дип саный табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар