news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиб күз күреме өчен иң файдалы ризыкларны атады

news_top

Ерактан начар күрү шансын киметү өчен кишер һәм майлы балык ашау файдалы. Бу хакта РИА Новостига офтальмолог Елена Оноприенко сөйләгән.

«А, С, Е витаминнарына, лютеинга һәм омега-3кә бай ризыклар күз күреме өчен файдалы. Боларга кишер (бета-каротин), кара җиләк (антоцианнар), майлы балык (омега-3) керә», – дигән ул.

Офтальмолог сүзләренчә, шпинат һәм йомырка да күзләр өчен файдалы: бу ризыклар күзнең челтәр катлавын ныгыта һәм ерактан начар күрүне кисәтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар