news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиб көз көне кайсы анализларны тапшырырга кирәклеген сөйләде

news_top

«Инвитро» компаниясенең табиб-терапевты Евгений Космынин көз көне сәламәтлекне тикшерүне башлап җибәрү өчен алты анализны атады.

«Көзге төп маркерлар – D витамины һәм ферритин. D витамины – ул «кояш» витамины, көннәр кыскаргач, ул тиредә барлыкка килүдән», – дип сөйләгән ул «Газета.Ru» басмасына.

Фото: © «Интертат», Владимир Васильев

Әмма башта канның гомуми анализын тапшырырга кирәк. Ул гемоглобин дәрәҗәсен – органнарга һәм тукымаларга кислород ташучы аксымны күрсәтә. Евгений Космынин билгеләп үткәнчә, гемоглобинның төшүе – көз көне тиз аруның иң еш очрый торган сәбәпләренең берсе.

Табиб сүзләренчә, «көзге моңсулык» артында еш кына лаборатория күрсәткечләр тора. Алар – тимер һәм D витамины кытлыгы, калкансыман биз эшчәнлегенең бозылуы яки яшерен ялкынсыну.

Канның биохимик анализы эчке органнарның эшчәнлеге турында мәгълүмат бирәчәк. Шулай ук липид профиленә дә (гомуми холестерин, түбән һәм югары тыгызлыктагы липопротеиннар, триглицеридлар) игътибар итәргә кирәк, чөнки ул йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын бәяләү өчен мөһим.

Еш кына көзге моңсулык калкансыман бизнең дөрес эшләмәвенә бәйле була, шуңа күрә матдәләр алышынуны, энергияне һәм кәефне көйләүче Т3 һәм Т4 гормоннары дәрәҗәсен тикшерү урынлы, дип йомгаклады Космынин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар