news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиб кисәтә: «Бабл-ти сәламәтлек өчен куркыныч»

news_top

Бабл-ти – яшүсмерләр арасында популяр эчемлек. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Терапия һәм профилактик медицина илкүләм медицина-тикшеренү консультатив-диагностика үзәге баш табибы урынбасары Елена Игнатикова бу эчемлекнең сәламәтлек өчен бик куркыныч булуы турында кисәткән. Бу хакта «Российская газета» яза.

Бабл-ти нәрсә белән куркыныч? Беренчедән, бу эчемлектә шикәр бик күп. Стандарт стаканда (500 мл) 60 граммга кадәр шикәр бар, бу – тәүлеклек нормадан күбрәк. Шулай ук бабл-ти – бик нык калорияле эчемлек. Бер порциядә 500 килокалориягә кадәр булырга мөмкин, бу – тулы бер ризык ашауга тиң, әмма эчемлектә туклыклы матдәләр юк. Бабл-тига салына торган тапиока шарчыклары – «буш» калорияләр чыганагы, шулай ук аларның гликемик индексы югары. Бу баллы шарчыклар эч күбүгә һәм авырлык тоюга китерергә мөмкин, диелгән ведомствоның телеграм-каналында.

Шулай ук бабл-тида коры сөт, хуш ис бирә торган матдәләр, трансмайлар бар. Бу матдәләр аллергик реакцияләр китереп чыгарырга мөмкин.

«Тән авырлыгы югары булган, диабет, йөрәк һәм ашказаны-эчәклек тракты белән проблемалардан интеккән кешеләргә, шулай ук балалар һәм яшүсмерләргә бу эчемлек белән аеруча сак булырга кирәк», – дип ассызыклаган Игнатикова.

Эксперт бабл-тины аена 1-2 тапкырдан ешрак эчмәскә һәм аны сусауны басар өчен эчемлек буларак түгел, ә десерт буларак кына кабул итәргә киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар