news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

​​​​​​​Табиб кешедә котыру чиренең төп билгеләрен атады

news_top

Судан курку, борчылу һәм паника өянәкләре – кешедә котыру чиренең кискен фазасының төп билгеләре булып санала. Бу хакта Приморье крае Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең эпидемиология бүлеге мөдире Любовь Семейкина сөйләде, дип яза «Радио 1» сайты.

Авыруның кискен фазасында кешеләрдә судан курку һәм паника өянәкләре күзәтелә. Кеше берничә көннән соң, сулыш параличы һәм йөрәк туктау аркасында үлә. Кызганыч, бүген котырудан нәтиҗәле дәвалау юк. Ярдәм итә алырлык бердәнбер нәрсә – вакцинация. Аны медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәннән соң мөмкин кадәр тизрәк башларга кирәк, дигән табиб.

Аның сүзләренчә, авыруның инкубация чоры, организмга кергән вирус күләменә һәм тешләнгән урынга карап, берничә көннән бер елга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Баш, муен һәм җенес органнары тешләнгән булса, аеруча куркыныч. Хайваннар тешләүдән, тырнаудан һәм селәгәеннән зыян күргән кеше ашыгыч рәвештә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә, шулай ук хирургка күренергә, кирәк булган очракта антибиотик прививкалар курсы узарга тиеш, дигән Семейкина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар