news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиб: Карлыган кайнатмасы баш мие сәламәтлеген саклый

news_top
Табиб: Карлыган кайнатмасы баш мие сәламәтлеген саклый
Фото: "Татар-информ", Гөлүзә Василова

Карлыганнан кайнатма баш мие сәламәтлеген сакларга ярдәм итә. Бу хакта «Подмосковье сегодня» интернет-басмасы белән әңгәмәдә Красногорск шәһәре хастаханәсе табиб-терапевты Екатерина Сысоева сөйләгән, дип яза «Аргументы и факты».

Табиб сөйләгәнчә, кара һәм кызыл карлыган файдалы матдәләргә бай. Бу җиләктә С витамины күп: 100 грамм карлыганда 250 миллиграммга кадәр витамин бар. Моннан тыш, карлыган – В, А, E, K төркеме витаминнары һәм төрле микроэлементлар чыганагы да.

Шулай ук кара карлыганда һәм аннан ясалган кайнатмада антоцианнар – җиләккә куе кара төс бирә торган үсемлек пигментлары бар. Алар баш миенә үтеп керә, нейроннарны ялкынсынудан саклый, баш миенә килүче кан агымын яхшырта, нейросыгылмалылыкны стимуллаштыра һәм деменция куркынычын киметә, дип уртаклашты Сысоева.

Табиб, карлыган кайнатмасын артык күп ашарга ярамый, дип кисәтте. Өлкән яшьтәге кешеләргә, баш мие һәм кан тамырлары сәламәтлеген саклау өчен, 1 кашык кайнатма ашау да җитә.

Шикәр диабеты һәм артык тән авырлыгыннан интегүче кешеләргә кайнатманы саграк ашарга кирәк. Баш әйләнү һәм хәлсезлеккә зарланучы гипотония белән авыручы пациентларга исә чәй белән 1 кашык карлыган кайнатмасы ашап кую файдалы – десерт баш миен тиз генә углеводлар белән тәэмин итәргә ярдәм итә, дип йомгаклады сүзен Сысоева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар