Сыр составында серотонин эшләп чыгару өчен кирәкле триптофан аминокислотасы бар, бу исә кешенең эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының баш диетологы Антонина Стародубова сөйләгән.
«Сыр – ул сөт майлары, аминокислоталарга бай аксым, яхшы үзләштерелә торган кальций, фосфор, А, В2 һәм В витаминнары чыганагы. Сырдагы аксым организмга яхшы сеңә һәм аның составында алыштыргысыз аминокислоталар – лизин, метионин, триптофан бар. Триптофан исә серотонин (эмоциональ фонга уңай йогынты ясаучы нейромедиатор) барлыкка килү өчен нигез булып тора», — дип аңлата белгеч.
Аның сүзләренчә, каршы күрсәтмәләр булмаганда, сырны аз гына күләмдә кулланырга кирәк. Бу продуктта туендырылган майлар һәм тоз күп, шулай ук ул югары калорияле. Шул сәбәпле, сырны көн саен түгел, ә порциясен 20–30 граммнан арттырмыйча ашау хәерле.