news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиб: иртән караваттан тормыйча озак яту симерүгә һәм буыннар авыртуга китерә

news_top

Иртән караваттан тормыйча озак яту симерүгә, буыннар авыртуга һәм когнитив функцияләрнең бозылуына китерергә мөмкин. Бу хакта табибларга сылтама белән «Радио 1» яза.

Белгечләр аңлатканча, озак хәрәкәтсез яту метаболизм тизлеген киметә, бу – тазару куркынычын арттыра. Шулай ук, активлык аз булу сәбәпле, кул-аяклардагы кан агымы начарлана. Бу – бил һәм буыннар ою, шешү һәм авыртуга китерергә мөмкин. Моннан тыш, баш мие ярым йокы хәленнән озаграк чыга, акрынлык барлыкка килә һәм игътибар кими.

Табиблар аңлатканча, будильник шалтыраганнан соң 2-3 минут ятып тору зыянлы түгел, әмма аннан соң, организмны уятып җибәрү өчен, бераз сузылып алу һәм берничә тапкыр тирән итеп сулыш алу файдалы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар