news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиб иртән каһвә эчүнең сәламәтлеккә нинди зыян китерә алуын аңлатты

news_top
Табиб иртән каһвә эчүнең сәламәтлеккә нинди зыян китерә алуын аңлатты
Фото: "Татар-информ", Владимир Васильев

Күбебез иртә белән бер чынаяк каһвә эчеп җибәрергә ярата. Әмма бу эчемлек куллар калтырауга, йөрәк тибеше тизәюгә һәм тынгысызлыкка китерергә мөмкин. Бу хакта РИА Новостига «Скандинавия сәламәтлек үзәге» табиб-кардиологы Наталья Васюкова сөйләгән.

«Бер чынаяк каһвә эчкәннән соң 30-60 минуттан канда кофеин күләме иң югары дәрәҗәгә җитә, бу йөрәк тибү ешлыгын арттыра һәм кан басымын күтәрә. Каһвәне ач килеш эчкән очракта ул канга тизрәк сеңә, аның организмга тәэсире дә ныграк сизелә», – ди табиб.

Белгеч аңлатканча, иртән уянуга канда кортизол – иртәнге уяулык һәм эшкә әзерлек өчен җавап бирүче гормон кинәт арта. Аның иң югары дәрәҗәсе уянганнан соң беренче 30-45 минутка туры килә. Бу вакытта организм болай да тонуста, шуңа күрә кофеин көч һәм дәрт бирми, бушка гына эшли.

Кардиолог әйтүенчә, кофеинга сизгер кешеләргә иртән уянганнан соң каһвә эчәр алдыннан бераз көтәргә киңәш ителә, бк куллар калтыраудан котылырга ярдәм итә.

Каһвә йөрәккә зыян китерми, дип өстәде табиб. Сәламәт кешегә тәүлегенә якынча 400 миллиграммга кадәр (өч-дүрт чынаяк) кофеин эчәргә ярый. Йөкле хатын-кызларга көненә 200 миллиграммга кадәр каһвә эчәргә рөхсәт ителә. Чамасын белеп эчкән очракта каһвәнең зыяны юк.

«Каһвәне чама белән эчәргә кирәк. Башта уянып бетегез, каһвәне ач килеш эчмәскә тырышыгыз, көненә өч-дүрт чынаяктан да күбрәк эчмәгез. Шикәрсез эчсәгез бигрәк тә яхшы. Әгәр бер чынаяк каһвә эчкәннән соң да йөрәк кага һәм куллар калтырый икән, кардиологка күренергә кирәк», — дип йомгаклады сүзен Васюкова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар