Йөрәк өчен иң зарарлы гадәт – хәрәкәтсез яшәү рәвеше. Бу хакта Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү медицина университеты доценты, медицина фәннәре кандидаты Эльвира Хачирова сөйләгән, дип яза «Радио 1».
Белгеч сүзләренчә, йөрәк-кан тамырлары авыруларын еш кына кисәтергә мөмкин. Моның өчен кискен чаралар күрү яки организмны хәлдән тайдыра торган күнегүләр ясау кирәкми.
Табиб йөрәк өчен иң гади һәм файдалы физик активлык төре итеп җәяү йөрүне атаган. Аның сүзләренчә, көн саен уртача тизлектә 30-40 минут йөрү кан басымын төшерергә, кан тамырларының сыгылмалылыгын яхшыртырга һәм авырлыкны контрольдә тотарга ярдәм итә.
Эксперт фикеренчә, җәяү йөрү – йөрәк өчен файдалы булуына карамастан, тиешенчә бәяләнмәгән һәм һәркем өчен диярлек мөмкин булган кардиокүнегү төре. Лифт урынына баскычтан күтәрелү дә йөрәккә файдалы физик активлыкка керә, диелә хәбәрдә.