Инсультның төп сәбәпләре — кан тамырының тыгылуы яки өзелүе һәм шул сәбәпле баш миенә кан килү бозылу. Бу хакта Мәгариф дәүләт университетының медицина факультеты хирургия кафедрасы өлкән укытучысы Александр Умнов сөйләгән, дип яза «Лента.ру».
Белгеч сүзләренчә, инсульт өчен төп куркыныч фактор — артериаль кан басымын контрольдә томау.Табиб кан басымын даими үлчәмәүче, ә ул күтәрелгәндә даруны бер тапкыр гына кабул итеп, соңыннан бу проблеманы онытучы пациентларны мисал итеп китергән. Рационда шикәрнең күп булуы да кан тамырларына җитди зыян китерә.
«Күптән түгел генә шикәр сирәк очрый торган һәм кыйммәтле продукт саналды, шуңа күрә шикәр диабеты һәм атеросклероз кебек авырулар да күпкә сирәгрәк күзәтелде. Бүген шикәрне продуктларның күбесенә диярлек өстиләр. Шуңа күрә татлы ризыкларны һәм тәм-томнарны аңлы рәвештә чикләү мөһим. Хәрәкәт аз булганда куркыныч тагын да арта: физик активлык җитмәү кан әйләнешен начарлата, матдәләр алмашын боза һәм диабет, симерү, гипертония үсешенә ярдәм итә», — дип билгеләп үткән Умнов.
Табиб шулай ук дөрес тукланмауның да инсульт куркынычын арттыруын искәрткән. Баланслы булмаган рацион йөрәккә өстәмә йөкләнеш бирә, кан басымын күтәрә һәм инсульт ихтималын арттыра. Шул ук вакытта тиз арада ябыгу өчен яшәү рәвешен кискен үзгәртү дә сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин, дип кисәткән белгеч.