Пластик операцияләр ясаучы хирург Хами Халфауи иң куркыныч пластик операцияне атаган, дип яза «Известия».
Белгеч күкрәкне зурайту операциясе пластик хирургиядә иң җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин, дип билгеләп үткән. Халфауи аңлатуынча, күкрәккә куела торган имплант тирәсендә фиброз капсула – чит җисемне уратып алган табигый тышча барлыкка килә.
Гадәттә, бу тышча йомшак була. Әмма кайвакыт ул калыная һәм кысыла. Нәтиҗәдә, күкрәкнең формасы үзгәрергә, тыгызланырга һәм авыртырга мөмкин. Шулай ук тукымалар юкара һәм җыерчыклар барлыкка килә. Табиб операциядән соң имплантның ертылу ихтималы турында да кисәтте.
Имплантлар даими куллану өчен билгеләнгән медицина җайланмалары түгел. Шуңа күрә бернинди зарланулар булмаса да, табиб күзәтүендә даими торырга кирәк. Күкрәген зурайткан хатын-кызларга табиб ел саен УЗИ һәм магнит-резонанс томографиясе (МРТ) узарга киңәш итте.