news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиб имтиханнар чорында балага ярдәм итү турында: «Яратырга һәм якларга кирәк»

news_top
Табиб имтиханнар чорында балага ярдәм итү турында: «Яратырга һәм якларга кирәк»
Фото: © «Татар-информ»

Иртәгә чыгарылыш сыйныфлар өчен беренче имтиханнар башлана, шул ук вакытта студентларның сессиясе башланды инде. Теләсә нинди имтихан – бик көчле стресс. Аның ничек зыян салырга мөмкин икәне һәм имтихан тапшырган көндә укучыларның әти-әниләренә үзләрен ничек тотарга икәнлеге турында Казанның 8 нче номерлы балалар хастаханәсе табиб-неврологы Резедә Шиһабетдинова сөйләде.

«Стресс имтихан белән генә бетми»

Менә-менә имтиханнар башланып китәчәк. Мәктәп укучылары Төп йомгаклау имтиханы һәм Бердәм дәүләт имтиханы килеп җитте, ә студентларга чираттагы сессия ябасы бар. Теләсә нинди имтихан, хәтта ул беренче генә булмаса да, укучы өчен стресс.

«Мәктәптә өлкән сыйныфлар һәм студентлык чоры – баш миенең префронталь кабыгы җитлеккән вакыт. Нәкъ менә ул эмоциональ процессларны тормозлауга, җайга салуга җавап бирә. Катлаулы күчеш чоры кичергән, җитмәсә уку өчен борчылган үсмер баланы күз алдына китерегез. Аны хис-кичерешләр һәм гормоннар биләп ала, ә тормозлар әле формалашып җитмәгән», – дип аңлатты табиб.

Стресс – безнең тормышның аерылгысыз өлеше. Стресс реакцияләре һәрвакыт кешегә авырлыкларны, куркынычларны җиңәргә ярдәм иткән – бу яктан алар файдалы. Тик имтиханнар очрагында исә, җимергеч тәэсир итә торган хроник стресс турында сүз бара. Имтихан – бер көнлек кенә вакыйга түгел, мәсәлән, ОГЭ һәм БДИ очрагында ике ел әзерлек һәм аннан соң имтихан тапшыру турында сүз бара.

Психофизиологлар имтихан вакытындагы стрессның өч чорын билгели:

  • Имтиханга кадәр стресс.
  • Имтихан чоры.
  • Имтиханнан соң стресс.

«Студентларның күбесе өченче чорны «ял итү» дип атый. Организм ял итә башлый һәм шунда соматик проблемалар башлана. Әгәр бала БДИ алдыннан озак вакыт йокламый икән, ул озаклап йокы туйдырырга яки чирли башларга мөмкин. Стресс имтиханнар белән бергә бетми. Теләсә нинди авырудан соң кебек ук, тернәкләнү өчен вакыт кирәк», – диде табиб.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Энергетиклар имтиханнардан соң нерв өянәге китереп чыгарырга мөмкин»

Имтиханнар өчен борчылу нерв системасы дәрәҗәсендәге үзгәрешләргә әйләнә ала – йокы һәм үз-үзеңне тоту бозылырга мөмкин.

«Тәртип эйфориядән депрессиягә кадәр үзгәрә ала. Әгәр бу үзгәрешләр үсмердә ике атнадан да артык дәвам итә икән, уйланырга җирлек бар. Ниндидер начар нәрсәдән шикләнер өчен әти-әниләр үз баласын бик яхшы белергә һәм кәефтәге бу үзгәрешләрнең баланың көй көйләтү генә булмавын аңларга тиеш. Олыларның күбесе баласы көй көйләтә, игътибар җәлеп итмәкче була дип уйлый», – дип аңлатты табиб.

Стресс вакытында туклану – аерым тема. Әгәр имтихан көнендә балага ашау авыр икән, аны мәҗбүр итмәскә кирәк, дип киңәш итә табиблар. Бу очракта балага үзе белән шоколад алу яхшы була. Шоколад – үзенә күрә антидепрессант кебек, ул хисләрне җиңәргә һәм игътибарны тупларга булыша.

«Тик шоколад һәм күмәчләр, бигрәк тә ач тору – бер көнлек кенә. Имтиханнарга әзерләнгән вакытта җитәрлек күләмдә майлар һәм күп итеп аксым кулланырга кирәк. Май-июнь айларында безгә имтиханнарда аңын җуйган балаларны күп алып киләләр. Сораштырганда малай яки кызның кызыл ит, балык ашамавын, аның каравы дүрт-биш төрле БАД куллануын беләбез», – дип сөйләде доктор.

Стресс вакытында энергетиклар эчү дә куркыныч тудыра. Теләсә нинди энергетик организмда булган ресурслар бәрабәренә эшли, өстәмә нәрсәдер бирми, ди невролог. Бу эчемлекләрне кирәгеннән артык куллану имтиханнар чорыннан соң нерв өянәге китереп чыгарырга мөмкин. Өстәвенә, алардан йөрәк-кан тамырлары системасы да зыян күрә.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Бала үзен кабул итә торган йорты барлыгын белергә тиеш»

Тулы тукланудан тыш, физик активлык турында да онытырга ярамый. Урамда йөреп керү дә кортизол күләмен төшерә, серотонин һәм дофамин күләмен арттыра.

Нерв системасын ял иттерү өчен үзеңә туры килә торган ысул табарга киңәш итә невролог. Мәсәлән, бу яраткан хобби, кинога бару һәм комедия карау яки ялларда каядыр барып кайту булырга мөмкин, ягъни игътибарны читкә юнәлтеп алу.

«Кайбер ата-аналар: «Имтиханнарыңны тапшыр да, аннан ял итәрсең», – дип әйтә. Бу хата. Алай булмый. Ял – табигый физиологик опция һәм моны санга сукмау куркыныч булырга мөмкин. Ялның универсаль формасы юк, нерв системасы халәтенә карарга кирәк. Атна ахырында кимендә бер көн ял итәргә, хәл җыярга кирәк, хәер, кемгәдер имтиханнар темасыннан эш көннәрендә дә ял итеп алырга кирәк була», – дип ышана белгеч.

Медицина ярдәмен дә читкә тибәрергә ярамый. Әгәр укучының яки студентның хәлендә тискәре үзгәрешләр барлыкка килгән икән, неврологка һәм психотерапевтка, шулай ук гастроэнтерологка һәм диетологка да мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ә иң мөһиме – бала нәрсә генә булса да үзен кабул итә торган өе барлыгын белергә тиеш. Әти-әниләр иң куркыныч сүзләрнең берсен әйтергә мөмкин: «Икеле алсаң – өйгә кайтып торма». Бу рәвешле кире кагуны баш миенең әле җитлегеп бетмәгән префронталь тышчасы моны кискен физик авырту буларак кабул итә.

Әгәр бала стресс фонында эмоциональ шторм халәтенә керә икән, әгәр ул шаулый, кычкыра башлый икән – аның эмоцияләренә эмоция белән җавап кайтарырга кирәкми. Табиб баланы тыңларга, ә «Мин сине бик яхшы аңлыйм» дигән сүз бу киеренкелекне чыннан да бетерә.

Өстәвенә, йончыган әти-әни үзенең төшенке халәтен балага да йоктыра. Шуңа күрә үз ресурсларыңны да сакларга кирәк. Моны самолеттагы инструкция белән чагыштырып була: башта үзегезгә битлек киегез, аннан балага кидертегез.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Имтихан иртәсен әти-әниләр үз кулына алырга тиеш

«Имтихан алдыннан кич буш булырга тиеш, бернәрсә дә кабатларга кирәкми, диләр. Бу дөрес, тик килешәсездер, бөтенесе дә билетларны соңгы минутларга кадәр укый, өйрәнә. Имтихан алдыннан иң әйбәте яхшы итеп ашау һәм йокыны туйдыру», – диде табиб-невролог.

Резедә Шиһабетдинова фикеренчә, әти-әниләр имтихан иртәсен үз кулларына алырга тиеш. Алар бала юынырга онытмаганмы, үзе белән ручка һәм су алганмы икәнен контрольдә тотарга тиеш. Әлбәттә, моны кычкырмыйча эшләргә кирәк, чөнки имтиханга баручы кеше болай да курка.

Сүз уңаеннан, саубуллашканда баланы кочаклап озату яхшы булачак. Кочаклаулар табигый анальгетик. Кочаклашканда бүленеп чыга торган ярату горомны – окситоцин баш авыртуын һәм стресс дәрәҗәсен киметә.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«ОГЭ, БДИ яки сессия нәтиҗәләренә карамастан, балагызны кабул итүне әйтегез»

Имтиханнар чорында балалар хастаханәсендә пациентлар агымы арта. Балаларны имтихан тапшыру пунктларыннан ашыгыч ярдәм машинасында алып киләләр.

Табиб сөйләгәнчә, бер ел элек №8 балалар хастаханәсенә үсмер малайны алып киләләр. Иртән имтихан алдыннан ул бары тик бер чынаяк кайнар чәй генә эчә, ә аудиториягә кергәч аңын җуя. Бу стресс аркасында килеп чыга: июнь эссесе, таныш түгел мәктәп һәм әлбәттә, нәтиҗәләр өчен борчылу. Табиблар укучыны тикшерә һәм өенә җибәрә. Бәхеткә, егеткә имтиханны резерв көнендә тапшырырга рөхсәт итәләр.

«Мондый тарихлар күп. Башлыча, укучылар аңын югалта яки башлары бик нык авырта, шуңа күрә бригада чакыртырга да туры килә. Ә мондый хәлгә эләгүчеләр еш кына сәләтле һәм башлы балалар. Алар имтиханны яхшы бирә алырлар иде, тик артык борчылалар», – диде табиб.

Алар артыннан әти-әниләре килә, дип сөйли табиб. Алар да кайгыра, һәм шунысы кызыклы, олылар еш кына баланың халәте өчен түгел, ә имтихан белән проблемалар өчен борчыла.

«Безнең әти-әниләрдә булган сабырлык, бездәгегә караганда күпкә югарырак. Бүген яшьләргә авыррак – аларга начар экология һәм туклану йогынты ясый. БДИга күп таш аталар – күпмедер дәрәҗәдә бу гадел дә. БДИ җәмгыятьне кызу канлыга әйләндерде, дип уйлыйм», – диде табиб.

Резедә Шиһабетдинова бер очракны да исенә төшерде: аның беренче сессияләрен тапшырган беренче курс студентлары 11 сыйныфны бик куркып исләренә алган. Медицина университетының яшь студентлары БДИ тапшырганда кичергән стрессны оныта алмаган. Югары баллар шундый бәя белән ирешелә.

«Хәтта имтихан уңышсыз булса да, ни өчен шулай булганын тыныч кына тикшереп карагыз. Мәктәп укытучылары һәм администрациясе белән сөйләшегез, бала мәнфәгатьләрен кайгыртып нәрсә эшләргә мөмкин булуын белешегез, әгәр мөмкин булса апелляция әзерләгез. Имтихан стрессы вакытында суицидаль уйлар белдергән балалар да була. Психиатрга мөрәҗәгать итегез – моны сузарга ярамый. ОГЭ, БДИ яки сессия нәтиҗәләренә дә карамастан, балагызны кабул итүегезне аңлатыгыз. Тормышның моның белән генә бетмәвен искәртегез. Нәрсә генә булса да, үз балаларыңны яратырга һәм якларга кирәк», – дип йомгаклады доктор.

Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар