Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб Илдус Лотфуллин: «Ковид әле һаман биредә»

Табиб, тикшерелгән вакцина була торып, илдә прививка куйдыручыларның аз булуына борчылуын белдергән.

news_top_970_100
Табиб Илдус Лотфуллин: «Ковид әле һаман биредә»
https://www.instagram.com/ilduslutfullin/

Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, Казанның беренче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин матбугат чараларына ковид-19 белән бәйле вәзгыять, яңа штаммнар, вакцинация турында сөйләгәндә, сүзләрне сайлап кына әйтүе хакында яза.

«Ни кызганыч, ковид белән бәйле фаразлар күп вакытта дөреслеккә туры килми. Үз күзебез белән күргәнне генә әйтә алабыз. Ковид әле һаман да монда. Өченче дулкын (авыручыларнын саны кинәт кенә күбәю) балаларда бүгенгә күзәтелми. SARS-CoV-2 яңа штаммнары искеләреннән зәһәррәк була ала, ләкин бу әлегә эпидемиологик яктан исбатланмаган.

Ә менә вакцинация турында катгыйрак итеп әйтергә була: вакцинация темплары түбән. Тикшерелгән (аны тикшерелмәгән дип әйтү дөрес түгел) вакцина була торып, прививка куйдыручалар саны буенча безнең ил көчкә бишенче унлыкка керә. Вакцинанация темпларының шулай түбән булуы аңлашылмый.

Шул ук вакытта, дөнья актив рәвештә вакцина куйдырта. Америкалылар сокландыра! Әлеге ил барлык өлкән яшьтәге халыкны вакцинацияләүне 4 июль - Бәйсезлек көненә тәмамларга планлаштыра. Һәм мондый мисаллар күп», — дигән ул.

Бу турыдагы фикерләрен Илдус Лотфуллин инстаграмда «ТНВ» каналының «7 дней» тапшыруына биргән әңгәмәсеннән соң калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100