Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб Илдус Лотфуллин: «Хәйләкәрлек буенча иң куркыныч кешеләр – БАД сатучылар»

Илдус Лотфуллин, гадәтенчә, атна азагында шаяртулы пост бирә. Бу посты исә БАД сатучыларда зур протест уяткан һәм табиб, халыкны БАД алырга өндәп язган кайбер постларны алып атарга да мәҗбүр булган.

news_top_970_100
Табиб Илдус Лотфуллин: «Хәйләкәрлек буенча иң куркыныч кешеләр – БАД сатучылар»

Балалар табибы Илдус Лотфуллин социаль челтәрләрдә, шактый шаян формада һәм мавыктыргыч итеп, ни өчен үзенең БАДларга ышанмавы һәм бары тик дәлилләнгән медицина кысаларында эшләве турында язган.

«Мин нигә БАДларны яратмыйм? Дәлилләнгән медицина парадигмасында эшләргә омтылам? Кызганыч, шулай дисәм, бу – матур ялган булыр. Эш – элек алынган психологик җәрәхәттә. Шул булмаса, мин дә берәр наномолекула сату белән шөгыльләнер идем.

Шул җәрәхәт турында сөйләп китәм.

2011 ел, миңа 29 яшь. Мин дежур көнне бер авыр хәлдәге бала янына башка хастаханәдән яшь табиб-консультант килгән. Яшь, энергияле. Үз эшен яхшы башкарган, бөтен кешегә ошаган һәм алга таба үз юлы белән йөгергән. Чын тылсымчы инде менә.

Дүшәмбе көнне әлеге табибка 500 сум акча тиеш булуыбыз ачыкланды. Шалтыратам.

«Исәнмесез. Без сезгә 500 сум акча тиеш. Сбербанк онлайн дигән әйбер бар. Мин сезгә акча күчерәм», – дим.

«Исәнмесез. Әйдәгез, очрашыйк, шәхси очрашуны берни дә алыштыра алмый, шулай бит», – ди миңа яшь тавыш.

«Мин риза, – дим, никах балдагымны тотып карап. – Ә кайда?»

«Корстон» кунакханәсендә. Миңа анда бик ошый», – ди бу.

«Ярар. Мөгаен, миңа да анда ошыйдыр, мин әле белмим. Үзегез белән паспортыгызны алыгыз, кәгазьләргә кул куярга кирәк булачак».

Җылы май кичендә, кесәмә 500 сум акча салып, очрашуга киттем. Әлбәттә, бу турыда минем бердәнбер һәм яраткан хатыным хәбәрдар иде.

Очраштык.

«Әйдәгез, утырабыз. Уңайсыз бит».

«Әйдәгез, менә сезнең 500 сум».

«Аха, – дип, табиб акчаны кесәсенә шудырды. – Ә сез очраклы туры килүгә ышанасызмы?»

«Әлегә белмим».

«Ә мин беләм. Югыйсә, нәкъ менә шушы бинада, бездән бер кат аста гына, «Березовые бруньки» дигән иң яхшы БАДлар җитештерүче компаниянең офисы булуын ничек аңлатырга? Әйдәгез, барысын да күрсәтәм. Акча эшләрсез! Бик күп акча!»

Мин, әлбәттә, беркая да бармадым. Сценарий тәмамланды.

Шуннан бирле беләм: үзләренең шаккаткыч хәйләкәрлекләре белән куркыныч кешеләр – БАД сатучылар. Пациентларымны кирәкмәгән дарулар алудан саклап, андыйлардан үч алам.

РS. Әлеге тарих аз гына бизәлде», – дип яза табиб.

БАДлар, челтәрле бизнес турында күп төрле фикерләр булу сәбәпле, әлеге текст комментарийларсыз калмаган, әлбәттә. Санаулы вакыт эчендә 200гә якын комментарий калдырганнар пост астында.

Үзе дә челтәрле бизнес белән шөгыльләнүче блогер Рафилә Шәмсетдинова: «Кемнеңдер сезне агрессив рәвештә компаниягә чакыруында, компетент булмаган менеджерларның мәгънәсезлегендә компаниянең гаебе юк. Яхшы белгечнең моны гына аңларга башы җитәр иде», – дип комментарий язган.

«Ни кызганыч, таныш булмаган кешегә баштан ук «башың җитми» дип сөйләп торган кешедә мин еш кына милләттәшләремне таныйм. Сезне дә таныдым», – дигән табиб.

«Милләттәшләремне» дип язуыгыз татарларны аңгыралыкта гаепләү өчен булса, димәк, сез миннән түгел, үзегездән көләсез. Аллаһ туры юлга басарга насыйп итсен. Уңышлар сезгә! Милләтеннән көлгән кеше – өметсез кеше», – дип җавап кайтарган аңа Рафилә.

Лилия Хәким дигән бер социаль челтәрдә утыручы: «Сезнең бу тарих БАДлар турында түгел, кешеләр хакында. Сезнең күпчелек кешеләргә «Д витаминыннан тыш башка витаминнар кирәкми» дигән сүзләрегез компетентлыгыгызда шик уята», – дип, Рафиләгә теләктәшлек белдергән.

«Әйтегез әле, ә ни өчен, дефицитларны БАДлар белән тулыландырганнан соң, РАС кебек җитди диагнозлы балаларда да уңай үзгәрешләр күзәтелә? Ә шул балага ноотроп, стимуляция ярдәм итми. Ни диярсез?» – дигән Лилия.

«Нинди дә булса дәвалау ысулына килгәндә, аны статистика ягыннан өйрәнергә кирәк. Бер балада булган эффект икенче балада кабатланмаска мөмкин, ә өченче балага зыян салырга. Мәсәлән, ноотроп куллану, күпчелек очракта, файдасыз. РАС булганда аеруча мәгънәсез дару ул. Ни кызганыч, «тылсымлы» витаминнарның да, аларны күпсанлы пациентларда өйрәнә башласаң, файдасыз икәнлеге ачыклана», – дип язган табиб.

«Аллаһка шөкер, безнең ул диагнозны алып аттылар. Табиб кушкан дарулардан соң түгел, сез яманлаган, Корстонда сатылучы биотюннан соң. Постыгызның яртысын да укымадым. Үзен хөрмәт иткән табиб мондый пост язмый. Бер продукттан гына миллион кайтавазлар. Мин гормоннарга утырмадым. Сез әйткән дәлилләнгән медицина гормоннарга күчермәкче иде. Шул ук Корстонда сатылучы БАДларның халыкара сертификатлары һәм фәнни тикшеренүләре бар», – дип дәвам иткән үз сүзен Рафилә.

Тагын бер бәхәс табиб белән тамада Чулпан Гарипова арасында купкан.

«Төрле БАДлар була. Актив формалары бар. Актив булмаган синтетик формалары. Мин интегратив медицина яклы. Дефицитларны тутырып, күп авырулардан котылып калып була», – дип яза ул.

Табиб аның бер комментариын алып атуын әйткән һәм белгечләргә ышанырга кирәк дигән фикер әйткән, мисал итеп, «Әйтик мин туйлар алып бару буенча киңәш бирә алмас идем», – дигән.

«Кайсы җире дәлилләнгән ул сезнең медицинаның? Нәрсәне дәвалый? Салкын тигәннеме? Ул бит болай да 7 көннән үтә. Калкансыман бизне дәвалыйсызмы? Аны дөрес тукланып та рәтләргә була. Гормон эчәсе түгел. Ашау һәм микроэлементлар, витаминнар белән», – дип, үз сүзен бирмәгән Чулпан.

«Ялкау, надан табиблар да бар. Ләкин табиб булышмаса, тылсымлы БАДлар булышачак, дигән сүз түгел әле бу», – дип, тыйнак кына җавап биргән табиб, БАД яклаучыларга.

Иң беренчеләрдән булып БАД сатучыларны тәнкыйтьләп, үз сүзен әйткән Альберт Шакиров: «Берни дә үзгәрми бит. Челтәрле бизнес вәкилләренең үз аргументлары, «тамада», «тв», «мастер» кебек, бер типтагы аккаунтлары. Белемне зумнар, конвенцияләр аша алучы менеджерлар, конвенцияләр, вакыйгалар. Шул ук «тапочки ыргытып», күмәк һөҗүм итү стиле», – дип язган.

«Беренчедән, мин сетевик түгел. Медицинадан балам сәламәтлегенә зур зыян күргән кеше. Зыян күреп, шул ук зыянны медиклар хәл итә алмагач, үзем укып, баланы кеше иткән кеше. Сез яманлаган БАД һәм традицион булмаган медицина белән», – дип, игътибарын Альбертка юнәлткән Чулпан.

«Миңа да бер табиб аңлатты. Организм БАДлар белән яшәргә күнегә. Без витаминнар аз булган кырыс шартларда яшибез. Бар кирәкле әйберне без ризыктан алабыз. Ә сез, витамин кытлыгы дип, БАД эчәсез. Организм в шоке. Кайда киста бар, кайда рак күзәнәкләре – барысы да уяна.

Күрше хатын башындагы кистаны алдырды. Бер 5 ел әйбәт булды, үсмәде. Таза иде. Фазлыевларның ябыгу марофонына кереп, порошоклар алып эчте. 1 ел тирәсе. Әйтеп карадым, сиңа ярыймы соң, дип. Сорамаганнар да бит авыруларын. Ай саен 7 мең тирәсе акча түкте. Ябыкты, диетада бит. Ашамасаң, болай да ябыгасың инде ул. Нәтиҗә – инсульт. Ярый исән калды. Бер кулы, аягы начар хәрәкәтләнә. Киста кинәт үскән. Моны Фазлыевларга язган идем, мине «кара исемлек»кә керттеләр. Дәлилләп тә булмый, чит илдә булса, судтан кайтып кермәсләр иде», – дигән комментарий да бар.

Кыскасы, бәхәс хәзер дә кызганнан-кыза бара.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 февраль 2023
    Исемсез
    Алырга да не стоет икэн аллам свкласын
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100