Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб хастаханәгә салмагач, уналты яшьлек кыз юлда вафат булган

31 яшьлек табиб-педиатрны үз вазифасын җиренә җиткереп башкармауда гаеплиләр.

news_top_970_100
Табиб хастаханәгә салмагач, уналты яшьлек кыз юлда вафат булган
https://pixabay.com/

Башкортстанда Толбазы үзәк район хастаханәсендә эшләүче табиб-педиатрга карата җинаять эше ачылды. Аны балигъ булмаган кыз бала пневмония — үпкә ялкынсынуыннан үлүдә гаеплиләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкорстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтеннән сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

2019 елның февралендә Ауыргазы районында яшәүче 16 яшьлек кызны хастаханәгә китерәләр. Аның температурасы югары була, тәне калтырана. Дежур табиб-педиатр баланы карый, «кискен респиратор авыру» диагнозын куя, дәвалау тәртибен билгели һәм кызны өенә кайтарып җибәрә.

Өйдә баланың хәле начарлана, икенче көнне аны кабат хастаханәгә алып барырга чыгалар, тик кыз юлда вафат була.

«Судмедэкспертиза экспертлары комиссиясе ачыклаганча, табиб-педиатр пациентның хәле уртача авырлыкта булуын белгән килеш, аны хастаханәгә салу турында карар кабул итмәгән. Төп авыру — пневмониянең катлаулануын ачыкларга мөмкинлек бирә торган диагностика чараларын башкармаган. Шуңа күрә кызда катлаулы дәрәҗәдә шок булган, шуннан соң ул үлгән», диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Тикшерү барышында табиб гаебен танымаган.

«Хәзерге вакытта гаепләү нәтиҗәсе расланган җинаять эше Гафури районы судына җибәрелде», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100