news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиб хастаханәдә авыру хатынны көчләгән: "Ул гаебен таныды, үкенүен әйтте"

Азгын табиб операция кичергән хатынны ординаторлар бүлмәсенә чакырып алган.

news_top
Табиб хастаханәдә авыру хатынны көчләгән: "Ул гаебен таныды, үкенүен әйтте"

Ижевск шәһәрендәге хастаханәдә эшләүче табибны авыру хатын-кызны көчләүдә гаеплиләр. Бу турыда Удмуртия прокуратурасына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Шәһәрнең 7нче хастаханәсендә эшләгән табиб пациент хатынны көчләгән дип фаразлыйлар.

Тикшерү белешмәсе буенча, алдагы көнне операция кичергән хатынны табиб ординаторлар бүлмәсенә чакыра. «Авыруның ярдәмгә мохтаҗ булуын белә торып, табиб аны көчли, сексуаль характердагы көчләү гамәлләре башкара», диелгән әлеге хәбәрдә.

Тикшерү тәмамланганнан соң, җинаять эшен Ижевск шәһәренең Индустриаль районы судына тапшырганнар.

«Тикшерүнең башлангыч этабында табибны сак астына алдылар. Табиб гаебен таныды, үкенүен әйтте. Шуннан соң табиб өй сагы астына калдырылды», — дип аңлатканнар прокуратурада.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар