news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиб-гинеколог үз кабинетында 20 яшьлек кызны көчләгән

Табиб-гинеколог үз кабинетында 20 яшьлек кызны көчләгән

news_top
Табиб-гинеколог үз кабинетында 20 яшьлек кызны көчләгән

Иркутск өлкәсендә 37 яшьлек табиб-гинеколог пациент кызны көчләгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Иркутск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

2018 елның мартында 20 яшьлек кыз полициягә мөрәҗәгать итә. «Тулун шәһәр поликлиникаларының берсендә кызга табиб-гинеколог һөҗүм иткән. Табиб ир-ат үз кабинетында кызны көчләгән. Табиб Дмитрий К. тоткарланды», дип аңлатканнар Тикшерү комитетында.

Тулун шәһәре суды 37 яшьлек табибны көчләүдә гаепле дип тапкан. Аны «көчләү», «сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәләре буенча хөкем иткәннәр. Дмитрий К. киләсе биш елда гомуми режимлы колониядә булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар