news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиб-гериатр Гөлсинә Королева: Пенсиядә көненә 3-4 сәгать кенә эшләргә кирәк

news_top
Табиб-гериатр Гөлсинә Королева: Пенсиядә көненә 3-4 сәгать кенә эшләргә кирәк
Фото: «Татар-информ«

Нинди гадәтләр гомерне озайта? Гипертоникларга ни сәбәпле сакчы булып эшләргә ярамый? Пенсионерларга ялгызлыктан ничек котылырга? Бу хакта кардиолог һәм терапевт Гөлсинә Королева сөйләде. Табиб белән әңгәмәне «Челнинские известия» тәкъдим итә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы берничә ел элек яшь чикләрен үзгәртте. Моның белән килешәсезме?

Бу күрсәткечләр безнең илгә һич тә туры килми. Бездәге кешеләрнең гомер озынлыгы үзгәрмәде. 40 яшьтән башлап кеше организмында үзгәрешләр күзәтелә башлый, чөнки метаболизм әкренәя. Бүген 35 яшьлек яшьләрдә 50 яшьлек кешеләрдә була торган чирләр табыла. Сәбәбе – дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү һәм йокы режимы бозылу. Кеше 22:30 сәгатьтә йокларга ятарга, ә 23:00 сәгатьтән иртәнге 3:00 сәгатькә кадәр тирән йокыда булырга тиеш. Шушы дүрт сәгатьтә кешенең гормональ системасы ял итә. 23:00 сәгатьтән соң йокларга яткан очракта, гормоннар ял итәсе урынга организмда стресс гормоны – кортизол бүленеп чыга. 30 яшьтән соң моңа бик игътибарлы булырга кирәк. Теләсәк тә, теләмәсәк тә, 60 яшьтән соң барыбыз да картая башлыйбыз. Әмма картлык — ул авыру түгел. Һәр кеше үзенчә картая, бу индивидуаль күренеш. Картлыкта да сыйфатлы яшәргә мөмкин, әмма моның өчен тырышырга, үзеңне карарга кирәк. Физик активлык, дөрес туклану, дөрес йоклау — болар барысы да бик мөһим.

Геронтологка гадәттә кемнәр мөрәҗәгать итә?

Минем пациентларым — 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, ләкин бүгенге көндә миңа 40-50 яшьтән соң ук йөри башлыйлар. Бигрәк тә хроник авырулары булган кешеләр еш килә.

Өлкән яшьтәге кешеләрдә иң еш очрый торган авырулар нинди?

Метаболик синдром еш очрый. Бу бөер, бавыр һәм гормональ системаның эше бозылу. Бу синдром бик күп төрле проблемалар китереп чыгара. Мәсәлән, глюкоза белән бәйләнгән гемоглобин – ул соңгы өч айда эритроцитларда тупланган шикәр. Бу күрсәткеч 5,2 һәм аннан да югары икән, ул дистәләгән төрле авыру китереп чыгара. Шулай ук еш очракта пациентлар буыннар авыртуга зарлана. Моның төп сәбәбе — хәрәкәтсезлек (гиподинамия). Кан тамырларында кан агымы бозыла, бу исә кан әйләнеше тоткарлануга китерә. Нәтиҗәдә лимфостаз башлана, инфекцияләр җыела. Шулай итеп, буыннарга зыян килә. Моннан тыш, өлкән яшьтәге пациентларның бавыры начар эшли. Ә үт җитәрлек күләмдә бүленеп чыкмый икән, синовиаль сыекча куера, буыннар авырта башлый. Бүген халыкның 40-50 процентының бавыры белән проблемалары бар. Бу колоректаль яман шешен, хатын-кызларда күкрәк яман шешен (ул хәзер һәр өченче хатын-кызда очрый), бавыр яман шешен, ир-атларда импотенция, йөрәк-кан тамырлары патологиясен китереп чыгара. Йөрәк-кан тамырлары авырулары бүгенге көндә үлем очракларына китерүче авырулар арасында беренче урында. Ә мондый авырулар аз хәрәкәтләнү һәм дөрес тукланмау сәбәпле килеп чыга.

Пенсиядә эшләү сәламәтлеккә ничек тәэсир итә?

Пенсиядә эшләргә кирәк, ләкин элеккеге урында, элеккеге режимда түгел. Көненә 3-4 сәгать эшли торган җиңелрәк шөгыль табарга кирәк. Әлкән яшьтә эшләү бик файдалы. Чөнки кеше хәрәкәтләнә, көн саен эшкә бара, нидер эшли. Бу баш миен тонуста тота. Баш мие никадәр күбрәк эшләсә, кеше шулкадәр озаграк яши. Әмма авыр физик хезмәт — киресенчә, зыянлы. Мондый кешеләр озак яшәми.

Пенсионерлар еш кына төнлә эшли. Мәсәлән, сакчы булып. Бу сәламәтлек өчен зыянлы түгелме?

Сакчы булып эшләү гипертоникларга туры килми. Аларга төнлә эшләргә киңәш ителми. Пенсионерларга 23:00 сәгатьтән 3:00 сәгатькә кадәр йокларга кирәк – бу вакытта гормональ система ял итә.

Өлкән яшьтәге кешеләр стрессны ничек кичерә?

Картларда депрессия ешрак күзәтелә, әмма яшьләр дә паник атакаларга еш зарлана. Мин яшь чакта мондый нәрсә бер-ике кешедә генә очрый ала иде, хәзер исә бу гадәти күренешкә әйләнде, ике кешенең берсе депрессив синдромнардан интегә. Моны дәваларга кирәк. Һәм, әлбәттә, саф һавада йөрү һәм кешеләр белән аралашу бик мөһим.

Пенсионерларга ялгызлыктан ничек котылырга?

Ялгызлыктан интекмәс өчен һәрвакыт нәрсәдер эшләргә, шөгыль табарга кирәк. Мозаикалы картиналар җыярга, рәсем буярга, бәйләргә, төрле түгәрәкләргә йөрергә була. Кеше аралашуга мохтаҗ. Хәтта берүзең яшәгән очракта да үз-үзеңнең күңелен күрергә, эш табарга, хәтерне ныгыту өчен китаплар укырга, кроссвордлар чишәргә була.

Хәзер Скандинавия йөреше белән шөгыльләнү популяр...

Ул йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта, ләкин гомерне озайтмый. Гомерне озайту өчен аяк һәм бил мускулларын ныгыта торган күнегүләр ясарга кирәк.

Ир-атлар һәм хатын-кызлар төрлечә картаямы?

Биологик яктан караганда, ир-атның баш мие хатын-кызныкына караганда иртәрәк — 40 яшьтән үк картая башлый. Хатын-кызларның исә бит тиресе тизрәк картая, ә менә баш мие ир-атларга караганда 15 елга соңрак картая башлый.

Хәзер яшьтән үк картлыкка каршы көрәшә башлыйлар. Косметология, витаминнар ярдәмендә картлыкны кичектермәкче булалар. Сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз?

Косметология һәм витаминнар картлык белән бәйле проблемаларны хәл итми. Әйе, тирене тартырга, витаминнар эчәргә була, ләкин дөрес тукланудан, саф һавада йөрүдән, физик активлыктан, дөрес йокы режимыннан һәм баш миен эшләтүдән башка сәламәтлек гөл кебек сулачак…

Картлыкны ничек кичектерергә соң?

Беләсезме, кемнәр озак яши? Галимнәр, разведчиклар һәм биючеләр. Галимнәрнең баш мие гел эшләп тора, разведчикларның нерв системасы үзенчә бертөрле була, ә биючеләр исә мускуллары эшләү сәбәпле озак яши.

Кайбер төбәкләрдә кешеләр аеруча озак яши. Бу нәрсә белән бәйле?

Бу — таулы төбәкләр. Анда су бик чиста. Шулай ук магнит кырлары булган урыннарда да озак яшиләр. Чиста су, саф һава, күп хәрәкәтләнү роль уйный. Тауларда кешеләр актив була, алар һәрвакыт хәрәкәттә. Цивилизациядән ераграк яшәүчеләргә стресс та азрак яный.

Бала табу гомерне кыскартамы, әллә киресенчәме?

Мин институтта укыганда, бала табу гомерне озайта дип санала иде, ә бүгенге көндә алай түгел. Йөккә узган хатын-кызларның күпчелеге алдан әзерләнми, сәламәтлеген караштырмый, шуңа күрә проблемаларга юлыга.

Хәзерге яшьләр картлыкта нинди булыр?

Бүген 35-40 яшьтә булган кешеләрнең 50 проценты 60 яшендә кан тамырлары деменциясеннән интегәчәк. Бу дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү, телефонга кадалып утыру белән бәйле.

Озак яшәүчеләрнең сере нәрсәдә?

Гадәттә тыныч, артык борчылмый торган кешеләр озак яши. Алар «салкын акыл» белән эш итә, авырлыкларны ничек бар, шулай кабул итә белә. Озак яшәүчеләр ачык күңелле, игелекле була. Явыз кешеләр үзләре дә озак яшәми, башкаларга да зыян китерә. Шүңә күрә янәшәгездә тыныч һәм мәрхәмәтле кешеләр күбрәк булсын. Явыз кешеләр белән аралашмаска тырышырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар