news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиб эссе һава торышы кемнәр өчен куркыныч булуын әйтте

news_top
Табиб эссе һава торышы кемнәр өчен куркыныч булуын әйтте
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Йөрәк-кан тамырлары, эндокринологик, хроник авырулары һәм артык авырлыгы булган кешеләргә эссе һава торышы куркыныч тудырырга мөмкин. Бу турыда РИА «Новости» агентлыгына табиб-кардиолог, анестезиолог-реаниматолог Антон Вахляев сөйләгән.

«Куркыныч зонасында – йөрәк-кан тамырлары, эндокринологик, хроник авырулары, артык авырлыгы булган кешеләр. Шул ук вакытта, тән авырлыгының җитмәве дә эссе сугу куркынычы тудыра», – диде ул.

Вахляев сүзләренчә, эсселек балаларга өлкәннәргә караганда күбрәк зыянлы булырга мөмкин. Чөнки авырлыгы азрак булу сәбәпле, алар тизрәк җылына.

«Баш киеме, җитәрлек күләмдә сыеклык эчү, салкынча урында булу, активлык һәм ял режимы – профилактика өчен иң мөһим чаралар», – дип өстәде ул.

Кардиолог аңлатканча, эсселек шартларында кан тамырлары киңәя, чөнки организм җылылыкны тапшырырга тырыша.

«Организм, мөмкин булган бар нәрсәне ачып, җылылыкны максималь рәвештә тапшырырга тырыша. Бер мизгелгә кадәр бу эшли ала, әмма кан тамырларының ачылуы шул ук вакытта җылылыкны кабул итүне дә арттыра ала», – дип аңлатты Вахляев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар